САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларга бәрәңге булмаса, борчылмаска киңәш ителә

Республика басуларының инде 40 процентка якыны урып-суктырылган. Һәр гетардан уртача 22,5 центнер уңыш чыга. Төньяк районнарда урып-җыюга соң гына керешсәләр дә, эш темпы югары. Һава торышының үзенчәлекләренә бәйле рәвештә бөртеклеләрне җыеп алуны 5 сентябрьгә тәмамлау бырычы куелды. Терлек азыгы туплау эшләре дә дәвам итә. Инде бер баш шартлы терлеккә 17,9...

Республика басуларының инде 40 процентка якыны урып-суктырылган. Һәр гетардан уртача 22,5 центнер уңыш чыга. Төньяк районнарда урып-җыюга соң гына керешсәләр дә, эш темпы югары. Һава торышының үзенчәлекләренә бәйле рәвештә бөртеклеләрне җыеп алуны 5 сентябрьгә тәмамлау бырычы куелды.

Терлек азыгы туплау эшләре дә дәвам итә. Инде бер баш шартлы терлеккә 17,9 центнер азык берәмлеге әзерләнде.

Гомумән, Татарстан үз халкын бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт, балык ризыклары белән тулысынча тәэмин итә ала. Бу максатлардан гына да 306 гектарда кәбестә, 315 гектарда кишер, 304 гектарда аш чөгендере игелгән.

Кибет киштәләреннән үзебездә җитештерелгән сөт, сөт ризыкларының, сыер, дуңгыз, кош итләренең, диңгез һәм елга балыкларының, сыр, ак май, йомырканың өзелгәне юк.

Үсемлекләрнең үсү чорында бер тамчы да яңгыр төшмәгән районнар бар. Аларда бәрәңге уңышы начар. Шунлыктан андый районнардан бәрәңгегә заявкалар кабул ителә. Бу хакта журналистларга Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтте. Болар хакында тулырак язманы "Сарман" газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев