САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманлылар яңа уку елы алдыннан хис-тойгылары белән уртаклаштылар

Менә тагын бер яңа уку елы башланырга тора. Аңа мәктәпләр, укытучылар коллективлары, әти-әниләр, балалар үзләре нинди әзерлектә, нинди хис-тойгылар белән киләләр - бүгенге сораштыруыбыз шул хакта. Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф бүлеге җитәкчесе: - Район башкарма комитетының "Гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа 2014-2015 уку елына әзерләү турында"гы карары нигезендә ведомствоара комиссия төзелеп,...

Менә тагын бер яңа уку елы башланырга тора. Аңа мәктәпләр, укытучылар коллективлары, әти-әниләр, балалар үзләре нинди әзерлектә, нинди хис-тойгылар белән киләләр - бүгенге сораштыруыбыз шул хакта.

Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф бүлеге җитәкчесе:

- Район башкарма комитетының "Гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа 2014-2015 уку елына әзерләү турында"гы карары нигезендә ведомствоара комиссия төзелеп, ул мәктәпләрнең әзерлеген тикшерде һәм 25 августка аларның барысының да әзер булулары турында актлар төзелде. Барлык мәктәпләрдә агымдагы һәм косметик ремонтлар ясалды, Саклаубаш һәм Иске Минзәләбаш мәктәпләрендә капиталь ремонт узды. Моның өчен республика бюджетыннан 16,017 миллион сум акча бирелгән иде, район өстәмә эшләр өчен 4 миллион сумнан артык акча бүлде. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча игълан ителгән республика конкурсында Җәлил гимназиясе шәһәр мәктәпләре арасында өченче урынны алды һәм 500 мең сумлык сертификатка ия булды.

Эльвира Госманова, Сарман урта мәктәбе директоры:

- Мәктәбебездә ремонт эшләре тәмамланды. Мәктәпне тышладылар, әллә кайдан күркәм булып күренеп тора. Җәй эш көнендә дә тукталмады, үзебезнең укытучылар, армый-талмый, мәктәпне балаларны каршы алырга әзерләделәр. Үзебезнең 500 укучыбызны яңартылган парталар, бүлмәләр көтә.

55 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларны беренче көннәреннән үк мавыктыргыч тормыш көтә. Бу уку елыннан башлап, 1 нче сыйныфтан ук инглиз теле укытылачак. Бу балаларга киләчәктә чит телне үзләштерергә нык ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Бу елдан мәктәптә түләүле өстәмә дәресләр булдыру күз алдында тотыла. Балалар кыйммәт репетиторларга йөриләр, ә хәзер алар, теләсәләр, үзебезнең мәктәптә өстәмә, кыйммәт булмаган, дәресләр ала алачаклар. Бу эшне башлап җибәрергә лицензия аласы гына калды.

Балалар өчен яңалык: башлангыч, урта һәм югары сыйныфларда өстәмә татар теле дәресләре кертелде, барысы, атнага 12 сәгать укытылачак.

Шулай ук, ГТО нормалары яңадан кайтарыла.

Патриотик тәрбиягә килгәндә, без җәй буе ял паркларын карап, мемориаль комплекс тирәләрен чистартып тордык.

Барлык балаларга һәм мәгариф хезмәткәрләренә яңа уку елында уңышлар телим. Авыр эшегез җиңел булсын!

Наилә Гыйльфанова, Җәлил бистәсе:

- Быел улым Ришат Җәлил бистәсе гимназиясенә укырга керә. Яз көне 1 нче сыйныфка керүче балалар өчен оештырылган хәзерлек курсларына йөрткән идек. Мәктәп һәм беренче укытучысы белән танышып өлгерде. Шуңа күрә улыма психологик яктан җиңелрәк, гел чит җиргә барып керү түгел инде. Мәктәпкә керер алдыннан, балалар тестлар үттеләр, без - ата-аналар анкета тутырдык. Алар укытучыга алдан баланың характеры нинди икәнен, нәрсә яратканын, өйдә нинди вазифалар башкарганын һ.б. белеп торырга ярдәм итә. Сыйныфта күпме бала буласы әле билгесез, 25 тән артырга тиеш түгел икәнен генә беләм.

Мәктәпкә әзерләнү җиңел эшләрдән түгел, бигрәк тә беренче сыйныфка. Костюм, физкультура дәресләренә кием, туфли, кроссовкалар, сумка, дәфтәрләр, ручкалар һәм тагын бик күп әйберләр сатып алдык. Хәзерге заман балаларының барлык әйберләре дә бар: өсте бөтен, тамагы тук, тәмен белеп укыйсы гына кала. Ришат улым тизрәк мәктәпкә барырга хыяллана. Үзебез дә бит, яңа киемнәр, сумкаларны тизрәк киеп, матур букетлар тотар өчен генә булса да, 1 сентябрь көнен көтеп ала идек.

Ирек Нуртдинов, Иске Минзәләбаш авылы:

- Мәктәпне бик сагындым. Унберне тәмамлыйм. Бу уку елы соңгысы булганга күрә, күңелсезрәк тә. Әле кайчан гына беренче сыйныфка кергән идек, быел инде мәктәпне бетерәбез.

Бу уку елы минем өчен иң катлаулысы булачак, чөнки бердәм дәүләт имтиханнары тапшырам. Өстәмә имтиханнар итеп, физика һәм җәмгыять белемен сайларга уйлыйм. Ел дәвамында репетиторларга да йөрергә уйлап торам. Дәүләт йомгаклау аттестациясеннән соң бердәм дәүләт имтиханнары авыррак сыман тоела, әз генә курку хисе дә бар, чөнки елдан-ел имтиханның биремнәре, эшләү тәртипләре үзгәреп тора. Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләренә бирүнең мөһимлеген аңлыйм, шуңа алдан да әзерләндем.

Чит ил кешеләре белән открыткалар алышу белән мавыгам, 11 нче сыйныфта вакыт тыгыз булса да, укудан тыш бу эшемне дәвам итәргә уйлыйм.

Каникул вакытында дусларымны бик сагындым һәм күрешүне көтәм.

Район мәктәпләре яңа уку елына әзер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев