САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар – “Түгәрәк уен”да

4 октябрьдән 7 сенә кадәр Самара шәһәрендә "Түгәрәк уен" V татар фольклоры фестивале узды. Анда 17 регионнан килгән 560 кешедән торган 29 коллектив чыгыш ясады. Татарстан Республикасы делегациясен дүрт коллектив: Казаннан - "Мирас" балалар фольклоры, Сарманнан - "Асылъяр", Әгерҗе районы вокаль инструменталь ансамбле һәм Чирмешән районы фольклор ансамбле тәкъдим итте....

4 октябрьдән 7 сенә кадәр Самара шәһәрендә "Түгәрәк уен" V татар фольклоры фестивале узды. Анда 17 регионнан килгән 560 кешедән торган 29 коллектив чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы делегациясен дүрт коллектив: Казаннан - "Мирас" балалар фольклоры, Сарманнан - "Асылъяр", Әгерҗе районы вокаль инструменталь ансамбле һәм Чирмешән районы фольклор ансамбле тәкъдим итте. Бу коллективлар 3-4 июльдә узган "Иске Казан" "Түгәрәк уен" регионара фольклор фестивале җиңүчеләре иде. Фестиваль исеме дә очраклы гына сайланмаган. "Түгәрәк уен" - ул татарның барлык этник төркемнәре өчен дә хас яшьләр уены. Ә аның асылын татар милләте генә түгел, барлык халыклар өчен дә изге булган борынгы бер йола тәшкил итә. Шуның өчен дә бу фестиваль алга таба да борынгы гореф-гадәтләребез, йолаларыбызның саклануына этәргеч булыр, дип көтелә.
4 октябрь көнне без Самара шәһәреннән 45 километр читтә урман эчендә урнашкан Константин Циолковский исемендәге туристик комплекска килеп урнаштык. Бераздан барлык коллективларны җыеп, репетиция ясадылар һәм фестивальне ачу тантанасы башланды. Тантанада өлкә администрациясе, татар иҗтимагый үзәге җитәкчеләре, иганәчеләр чыгыш ясадылар һәм аннан исә көтелгән гүзәл мизгелләр - коллективлар чыгышы башланды. Без туган җирләреннән ничәләр мең километрлар читтә яшәп тә, татарлыгын югалтмаган, барлык йола, гореф-гадәтләрне саклап, аны яшь буынга мирас итеп калдыру өчен янып яшәгән милләттәшләребезгә чын күңелдән сокланып утырдык. Анда нинди генә чыгышлар булмады?! Безгә исә иң ошаганнары "Сөрән салу", "Сипарат аерту", "Кодалар каршылау", "Каз өмәсе", "Кичке уен", "Аулак өй", "Таглуяр" (балык тоту) дигәннәре булды. Без киемнәрнең үзенчәлекле зиннәтлелегенә, һәр өлкәнең татар этник төркеменә генә хас булган җырларына, сөйләм рәвешенә, бию хәрәкәтләренә, төрле уен коралларында башкарылган көйләренә таң калып утырдык. Һәр төбәкнең чыгышының асылында милләтебезгә, туган телебезгә, сәнгате, мәдәниятенә чиксез мәхәббәт ярылып ята иде.
Чыгыш ясаучыларның яшьләре - 8 яшьтән алып, иң өлкәненә 88 яшь иде. Балалар, яшьләрнең күп булуы да - бик шатлыклы хәл, димәк татар милләтенең киләчәге - ышанычлы кулларда, ә фольклор - сәнгатьтә, мәдәнияттә үткәнне - бүген, бүгенгене киләчәк белән берләштерүче бер күпер ул. Икенче көнне дипломантлар концертында, кичке уеннарда катнаштык. Калган төбәкләр исә сарманнарның "Иске Сарман" җырын башкару осталыгына сокландылар. Ә Рафаэль Гыйләҗев һәм Валентин Кузьминның гармун һәм тальянда башкарган һәр чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Аларның яныннан кичке уеннарда да халык өзелеп тормады, нинди генә көйләрне уйнатмадылар алардан. Аларның сыздырып уйнаган көйләре таңга кадәр яңгырап торды. Программада шулай ук төрле остаханәләрдә өстәмә дәресләр алдык, соңгы көнне барлык коллективларны Самарага шәһәр буйлап экскурсиягә алып бардылар. Идел елгасы ярына урнашкан, 440 еллык тарихлы, 1 миллионнан артык кеше яши торган, Рәсәйнең иң эре сәнәгать үзәге булган, 30дан артык уку йортлы, мәһабәт опера һәм балет театрлы, филармонияле, зур концерт заллы бу шәһәрнең төзеклегенә, чисталыгына, матурлыгына - ис китәрлек.
Без, бу тантанада катнашучылар, муниципаль район башлыгы Нәфис Закировка, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхиповага, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйповага ихлас күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез. Фестивальдә катнашып, без данлы Сарман ягының элекке гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, аны яшьләргә мирас итеп калдыруда зур өлеш кертеп яшәвен тагын бер кат раслап күрсәттек. Ансамбль төрле төбәкләргә Сабантуйларга, төрле фестивальләргә чакырулар алды. Сарман ягының җырлы-моңлы як икәненә тагын бер кат сокланып, тамашачылар зур рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев