САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманлылар Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесендә катнаша алалар

Россиянең Мөфтиләр Шурасы һәм Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесе игълан итте. Анда теләге һәм осталыгы булган һәркем катнаша ала. "Мөхәммәт пәйгамбәр - дөньялар өчен рәхимлелек" исемле бу конкурс инде сигезенче ел рәттән уздырыла. Аның максаты - халыкны Ислам дине, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы белән таныштыру, илнең төрле...

Россиянең Мөфтиләр Шурасы һәм Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесе игълан итте. Анда теләге һәм осталыгы булган һәркем катнаша ала.

"Мөхәммәт пәйгамбәр - дөньялар өчен рәхимлелек" исемле бу конкурс инде сигезенче ел рәттән уздырыла. Аның максаты - халыкны Ислам дине, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы белән таныштыру, илнең төрле почмакларында гомер итүче мөселманнарны берләштерү.

Бәйгегә Мөхәммәт пәйгамбәр тормышының төрле чорларына багышланган татар һәм рус телендәге язмалар кабул ителә. Әлеге эшләр кешенең шәхес буларак камилләшүен, халыклар арасында дуслык, кардәшлек һәм мәрхәмәт кебек сыйфатларның үсешен чагылдырырга тиеш. Пәйгамбәрнең шушы бөек максатларга ирешүдәге казанышлары турында сөйләү, шулай ук, урынлы булачак, дип хәбәр итә Ислам.ру порталы.

Конкурсның бүләкләренә килгәндә, беренче урынга лаек булучыга 20 мең сум, икенче урын иясенә - 15, ә өченче урынны яулаган шагыйрьгә исә 10 мең сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылачак. Әле алай гына да түгел, татар телендәге иң оста текст авторын шулай ук зур бүләк көтә.


Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә үз эшләрен mavlidkonkurs@mail.ru электрон адресына юллау таләп ителә. Язмаларны 1 мартка кадәр кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев