САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар Лениград шәһәрен фашистлардан азат итәргә ярдәм иткәннәр

24 нче ок­тябрь­дә ра­йон мә­дә­ни­ят йор­тын­да Ле­нинг­рад бло­ка­да­сы өзе­лү­нең 70 ел­лы­гы уңа­ен­нан ме­даль тап­шы­ру тан­та­на­сында дүрт райондашыбыз катнашты. Алар арасында Гөлсәвия Бәдретдиновада бар иде. Ул әтисенең тормышы турныда сөйләде: - Ан­да әти­ем За­һир Ка­ма­лов та кат­на­шыр­га ти­еш иде. Ул 1937 нче ел­да ар­мия саф­ла­ры­на алы­на, өч ел диң­гез фло­тын­да хез­мәт...

24 нче ок­тябрь­дә ра­йон мә­дә­ни­ят йор­тын­да Ле­нинг­рад бло­ка­да­сы өзе­лү­нең 70 ел­лы­гы уңа­ен­нан ме­даль тап­шы­ру тан­та­на­сында дүрт райондашыбыз катнашты. Алар арасында Гөлсәвия Бәдретдиновада бар иде. Ул әтисенең тормышы турныда сөйләде:

- Ан­да әти­ем За­һир Ка­ма­лов та кат­на­шыр­га ти­еш иде. Ул 1937 нче ел­да ар­мия саф­ла­ры­на алы­на, өч ел диң­гез фло­тын­да хез­мәт итә. Ар­ми­я­дән кай­тып озак та үт­ми, Бө­ек Ва­тан су­гы­шы баш­ла­на һәм ул 1941 нче ел­ның ок­тяб­рен­дә фронт­ка алы­на. Туп-ту­ры Ле­нинг­рад­ка элә­гә, бло­ка­да­ны ки­че­рә, шә­һәр­не фа­шист­лар­дан азат ите­шә. Ка­бат диң­гез фло­тын­да хез­мәт итә. Су­гыш­та­гы ба­тыр­лык­ла­ры өчен күп­төр­ле ор­ден һәм ме­даль­ләр бе­лән бү­ләк­лә­нә. Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­нан 1945 нче ел­ның ок­тяб­рен­дә ге­нә кай­та. Әти­ем ты­ныч хез­мәт­тә дә сы­нат­мый. Го­мер буе "Нөр­кәй" сов­хо­зын­да трак­тор­чы­лар бри­га­ди­ры бу­лып эш­ли, ти­мер­че эшен дә баш­ка­ра. Ле­нин ор­де­ны, "Фи­да­карь хез­мәт өчен", Бө­тен­рос­сия ха­лык ка­за­ныш­ла­ры күр­гәз­мә­се ме­даль­лә­ре­нә һәм баш­ка бү­ләк­ләр­гә ла­ек бу­ла. Әни­ем Фәү­зия бе­лән си­гез ба­ла үс­те­рә. Кыз­га­ныч, мон­нан дүрт ай элек ке­нә, 98 яшен ту­ты­рып, әти­е­без ба­кый­лык­ка күч­те. Аңа ти­еш­ле бү­ләк­не рес­пуб­ли­ка хәр­би ко­мис­са­ры Сер­гей По­го­дин һәм ра­йон баш­лы­гы Нә­фис За­ки­ров ку­лын­нан мин ал­дым. Бик дул­кын­лан­дыр­гыч ва­кый­га бул­ды бу. Бәй­рәм чәй та­бы­ны ар­тын­да дә­вам ит­те.

Бу ме­даль - әти­е­без­нең соң­гы ис­тә­ле­ге. Без аны, әти­е­без ту­рын­да­гы ис­тә­лек­ләр­не, ка­дер­ле яд­карь итеп, аның 14 оны­гына да тапшырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев