САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Кырымдагы милләттәшләребезгә ярдәмгә киләләр

Ук­ра­и­на­да­гы хәл­ләр төр­ле ке­ше­дә төр­ле фи­кер­ләр ту­ды­ра. Ме­нә Кы­рым­ның Рос­си­я­гә ку­шы­лу мәсь­ә­лә­се ку­ел­ган ре­фе­рен­дум­ны да, ба­сым ас­тын­да үт­кә­рел­гән, ди­яр­гә те­ләү­че­ләр та­бы­ла. Тик ха­лы­ка­ра кү­зә­тү­че­ләр бу уңай­дан ан­да бер­нин­ди хо­кук бо­зу­лар бул­ма­вын әй­тә. Референдумда катнашучыларның 96,77 проценты Кырымның Россиягә кушылуын хуплап тавыш биргән. Дөнья хәл­лә­ре, сә­я­сәт бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар бу ту­ры­да­гы тап­шы­ру­лар­ны...

Ук­ра­и­на­да­гы хәл­ләр төр­ле ке­ше­дә төр­ле фи­кер­ләр ту­ды­ра. Ме­нә Кы­рым­ның Рос­си­я­гә ку­шы­лу мәсь­ә­лә­се ку­ел­ган ре­фе­рен­дум­ны да, ба­сым ас­тын­да үт­кә­рел­гән, ди­яр­гә те­ләү­че­ләр та­бы­ла. Тик ха­лы­ка­ра кү­зә­тү­че­ләр бу уңай­дан ан­да бер­нин­ди хо­кук бо­зу­лар бул­ма­вын әй­тә.

Референдумда катнашучыларның 96,77 проценты Кырымның Россиягә кушылуын хуплап тавыш биргән.

Дөнья хәл­лә­ре, сә­я­сәт бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар бу ту­ры­да­гы тап­шы­ру­лар­ны кал­дыр­мый ка­рап ба­ра, та­ныш­ла­ры, ту­ган­на­ры Ук­ра­и­на­да яшәү­че­ләр алар бе­лән да­и­ми элем­тә­дә то­рыр­га ты­ры­ша. Га­зе­та уку­чы­лар бу уңай­дан ни уй­лый­лар, сүз­не алар­га би­рә­без.

Йо­сыф Дәү­ләт­шин, Тү­бән Ка­ма мә­че­те имам-ха­тый­бы:

- Те­ле­ви­зор эк­ран­на­рын­нан Ук­ра­и­на­да бар­ган хәл­ләр­не кү­реп, Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең без­гә на­сыйп ит­кән имин­лек­нең ни­ка­дәр зур нигъ­мәт икә­нен аң­лап уты­ра­сың. Ир­тә бе­лән ты­ныч­лап уя­на алу­ың, янә­шә­дә якын­на­рың бу­луы, чә­ең­не эчеп, эш­кә ба­ру­ың - бу нигъ­мәт­ләр­не кү­бе­без, кү­не­геп, шу­лай бу­лыр­га ти­еш, дип ка­рый­быз. Ай буе эш­ләп, аз­мы-күп­ме ак­ча­сы чы­га, чык­сын, аз­мы-күп­ме пен­си­я­се ва­кы­тын­да ки­лә, кил­сен... Ук­ра­и­на­да­гы хәл­ләр­не кү­рә­сең дә, тар дип йөр­гән тор­мыш­лар ки­ңә­еп ки­тә. Аның хал­кы өчен кай­гы­рыйк, үзе­без­дә бул­ган­га шат­ла­ныйк. Ил­дә га­ди ха­лык оҗ­мах­та яшә­мә­сә дә, ут эчен­дә ян­ма­вы­быз өчен дә сө­е­нер­гә ки­рәк.

Без - та­тар хал­кын күб­рәк Ук­ра­и­на­да яшәү­че мил­лә­ттәш­лә­ре­без­нең яз­мы­шы бор­чый. Хәл­лә­рен бе­ле­шә­без, яр­дәм тәкъ­дим итә­без. Авыр ва­кыт­та ту­га­ны­ңа яр­дәм ку­лы су­зу - бик ях­шы. Бәл­ки, бу вакыйгалар без­гә ан­да яшәү­че мил­ләт­тәш­лә­ре­без бе­лән ара­ла­ры­быз­ны ны­гы­тып җи­бә­рер­гә ярдәм итәр. Раб­бым күп­ме кый­нал­ган кы­рым­та­тар хал­кы­на имин­лек, хә­ер­ле тор­мыш бирсен.

Рә­и­сә Ха­ри­со­ва, Ур­та Кә­шер авы­лы:

- Ми­нем әни­нең се­ңел­лә­ре Ук­ра­и­на­да - Ль­вов шә­һә­рен­дә яши­ләр. Ль­вов өл­кә­се­нең Зо­ло­чев ра­йо­нын­да яшәү­че ту­ган­нар да бар. Мөм­кин­лек чык­кан са­ен, сөй­лә­шеп то­ра­быз, әни биг­рәк кай­гыр­ды ин­де алар өчен. Үз­лә­ре бор­чыл­мас­ка ку­ша­лар, чөн­ки сә­я­сәт­кә ка­тыш­мый­лар, ты­ныч кы­на эш­ләп йө­ри­ләр. Ль­вов­та ты­ныч дип бе­лә­без ин­де без дә. Шу­лай да ба­ры­сы да җай­лан­сын да, кү­ңел­сез хә­бәр­ләр ишет­ми ге­нә яшәр­гә яз­сын.

Хөр­ши­дә Мин­не­га­ли­е­ва, Сар­ман:

- Кем ге­нә Ук­ра­и­на­да­гы хәл­ләр­гә би­та­раф ка­лыр икән. Без дә га­и­лә­без бе­лән те­ле­ви­зор­дан ан­да­гы хәл­ләр­не кү­зә­теп бар­дык, ан­да яшәү­че­ләр өчен бор­чыл­дык. Ә ин­де Кы­рым­да уз­ган ре­фе­рен­дум­ның нә­ти­җә­лә­рен кү­реп, чын кү­ңел­дән сө­ен­дек. Ни ди­сәң дә, Рос­сия сос­та­вын­да кы­рым та­тар­ла­ры­на да на­чар бул­мас, ятим ба­ла ке­бек чит­кә ти­бә­рел­мәс­ләр, уңыш­лы эш­ләп ки­лү­че дәү­ләт прог­рам­ма­ла­рын­нан фай­да­ла­на алыр­лар.

Кы­рым хал­кы­на яр­дәм итик

Рес­пуб­ли­ка предп­ри­я­ти­е­лә­ре һәм ае­рым ке­ше­ләр Кы­рым­ның күп­мил­ләт­ле хал­кы­на яр­дәм итү тәкъ­ди­ме бе­лән чык­кан­нар иде. Бу уңай­дан Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да "В под­держ­ку жи­те­лей Кры­ма" ди­гән счет бул­ды­рыл­ды һәм яр­дәм ча­ра­ла­ры җыю оеш­ты­рыл­ды. Рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов та­тарс­тан­лы­лар­га, биз­нес-җә­мә­гать­че­лек­кә, предп­ри­я­ти­е­ләр һәм оеш­ма­лар кол­лек­тив­ла­ры­на ва­тан­даш­ла­ры­быз­га бу­лы­шу ту­рын­да мө­рә­җә­гать ит­те.

Те­лә­ге бул­ган һәр­кем тү­бән­дә­ге рек­ви­зит­лар бу­ен­ча ак­ча­лар кү­че­рә ала: Бла­гот­во­ри­тель­ный фонд "АК БАРС СО­ЗИ­ДА­НИ­Е", 420124, Рос­сия, Рес­пуб­ли­ка Та­тарс­тан, г. Ка­зань, ул. Ме­ри­ди­ан­ная, д. 1а, тел.: 8(843)519-38-63, 519-38-53, 518-89-15, e-mail: abcrt@mail.ru, http://akbarssozidanie.ru

РЕК­ВИ­ЗИ­Тлар: рас­чет­ный счет в руб­лях

Бла­гот­во­ри­тель­ный фонд "АК БАРС СО­ЗИ­ДА­НИЕ"

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК

БИК 049205805

кор­рес­пон­дентс­кий счет 30101810000000000805

наз­на­че­ние пла­те­жа "В под­держ­ку жи­те­лей Кры­ма".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев