САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманлылар "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз” фотоконкурсында катнаша ала

9 июльдә Татарстанда "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" ("Наша республика: гордимся и любим") бөтенреспублика фотоконкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Конкурсны оештыручылар - "Команда 2013" һәм "Кадровый резерв" ТР проектлары катнашучылары - ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән,...

9 июльдә Татарстанда "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" ("Наша республика: гордимся и любим") бөтенреспублика фотоконкурсына старт бирелде. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Конкурсны оештыручылар - "Команда 2013" һәм "Кадровый резерв" ТР проектлары катнашучылары - ассызыклаганча, акция уздыру идеясенә ТР Президенты һәм социаль челтәрләрдән актив файдаланучы Рөстәм Миңнеханов этәргән, ул instagramда үз аккаунтында #нашареспублика хэштегы белән фотосурәт урнаштырган.

"Татарстанда горурланырлык нәрсәләр бар, һәм дөнья аның турында белергә тиеш", - дип билгеләде "Кадровый резерв" башкарма директоры Валентин Шихобалов.

Конкурста катнашу шартлары гади - туган йорт, хезмәт, гаилә яки республика темасына фотосурәт төшерергә кирәк, шулай ук тема ирекле дә була ала. Иң мөһиме - фотоны социаль челтәрдә урнаштырырга һәм #нашареспублика хэштегын куярга кирәк. Соңыннан фотосурәтләрне һәм фотопостларның сылтамасын 10 нчы августка кадәр fototatarstan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Жюри берничә критерий буенча материалларга бәя бирәчәк.

Сентябрь башында нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар сүзләренчә, җиңүчеләрне күңелле һәм көтелмәгән бүләкләр көтә.

Безнең районда да күрсәтерлек, горурланырлык урыннар шактый. Сезне дә шушы конкурста актив катнашырга чакырабыз, хөрмәтле райондашлар! Читтә калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев