САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманлылар "Аҗаган"да уңышлы чыгыш ясады

24 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Аҗаган" хәрби-спорт уенының зона этабы үткәрелде. Анда Әлмәт, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Мөслим, Зәй районнары командалары катнашты. Безнең район данын Җәлил икенче мәктәбе укучылары якладылар. Катнашучылар сигез төрдә үзләренең көчләрен сынадылар: сафта йөрделәр, аттылар, Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, тарихыбызны ничек белүләрен күрсәттеләр, тематик плакатлар...

24 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Аҗаган" хәрби-спорт уенының зона этабы үткәрелде. Анда Әлмәт, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Мөслим, Зәй районнары командалары катнашты.

Безнең район данын Җәлил икенче мәктәбе укучылары якладылар.

Катнашучылар сигез төрдә үзләренең көчләрен сынадылар: сафта йөрделәр, аттылар, Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, тарихыбызны ничек белүләрен күрсәттеләр, тематик плакатлар ясадылар һәм башкалар.

1 нче урынга Әлмәт шәһәре 16 нчы мәктәбенең кадет классы командасы лаек булды. 2 нче урынга Сарман районы командасы лаек дип табылды. Ә каршылыклар полосасын безнең команда, 6 минут 12 секундта үтеп, бу төр бәйгедә беренче булды. Моны жюри әгъзасы Дмитрий Круглов та билгеләп үтте. Инглиз теленнән русчага тәрҗемә итүдә дә безнең Ләйсән Әхмәдишинага тиңнәр булмады. Аркылы борыста тартылуда да команда әгъзалары үзләрен бик яхшы хәзерлекле итеп күрсәттеләр - беренче булдылар. Патриотик җыр конкурсында Инна Целипкова шулай ук иң яхшысы булды. Жюри бу номерны әзерләүдә ярдәм күрсәткән музыка укытучысы Илмира Шәйдуллинага шәхсән рәхмәт белдерде.

Ярышларга бәяне мәртәбәле жюри бирде.

1 нче һәм 2 нче урыннарны алучы командалар Казанда үткәреләчәк финал ярышларында катнаштылар. Татарстан Республикасы мәктәпләренең 12 кадет командасы арасында бәйге киеренке булды. Ату буенча Виталий Рябов һәм Риналь Габдрахманов 1 нче урынны яуладылар. Калашников автоматын сүтеп җыюда бу ике егеткә шулай ук тиңнәр булмады. Тәрҗемәчеләр конкурсында Ләйсән 2 нче урынга лаек булды. Снайперлар конкурсында Виталий 2 нче урынны алды. Россия тарихын иң яхшы белүче булып шулай ук безнең команда егете Айрат Ямалетдинов танылды. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" конкурсында каршылыклар полосасы аша үтәргә кирәк иде. Риналь Габдрахманов, Айрат Ямалетдинов, Владимир Завьялов, Виталий Рябов, Радмир Магалимов, Тимур Вәлиев бу төр бәйгедә иң җитезләре булдылар. Нәтиҗәдә безнең команда 4 нче урынны яулады. Призлы урыннарны Югары Ослан, Казанның Совет районы, Чаллы шәһәре командалары бүлештеләр.

Югарыда телгә алынган егетләрдән тыш, республикада район данын Роберт Мияссәров, Айгөл Нуретдинова, Айгөл Һадиева да яклаштылар.

Форма алуда, транспорт белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәткән өчен мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗевага, конкурска әзерләнүдә ярдәм күрсәткән Җәлил икенче мәктәбе директоры Рафис Хәбибуллинга, Әлмәткә барып төшкәч тә, балаларны тәмләп чәй эчерткән 16 нчы мәктәп директоры Надежда Парфиловага балалар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Казанга баруда район хакимияте, мәгариф, яшьләр һәм спорт, хәрби комиссариатның район бүлекләре ярдәм иттеләр.

Форсаттан файдаланып, команданың теләген җиткерәсе килә: Җәлил икенче мәктәбендә кадет классы ачылсын иде.

Рамил Талибуллин, Җәлил икенче мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, запастагы офицер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев