САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманда WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры уза

Бүген Сарман аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы машиналары» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры үтә. Шул уңайдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтының агробизнеста машиналар һәм җиһаз кафедрасы доценты Дамир...

Бүген Сарман аграр көллияте базасында «Авыл хуҗалыгы машиналары» компетенциясе буенча WorldSkills Russia региональ чемпионатының сайлап алу туры үтә. Шул уңайдан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин, Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институтының агробизнеста машиналар һәм җиһаз кафедрасы доценты Дамир Хәлиуллин килделәр.

WorldSkills хәрәкәте коммерция белән бәйле түгел, аның максаты булып эшче һөнәрләре престижын һәм һөнәри белемне үстерү булып тора.

Автотрактор паркында уза торган ярышларда республиканың 27 районыннан студентлар катнаша. Алар 5 модульдә көч сынашалар. Район данын аграр көллият студенты Алмаз Фәретдинов яклый.

Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев