Җәмгыять

Сарманда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концерт узачак

Бүген, 23 февраль көнне 18:00 сәгатьтә Сарман район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ил сакчыларына-дан!» дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырыла.

Чара кысаларында районыбызның иҗат коллективлары һәм артистлары үзләренең иң яхшы номерларын тәкъдим итәчәк. Концерт программасы илебезнең батыр улларын олылауга, ватанпәрвәрлек рухын ныгытуга багышланган.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

 

Барлык теләүчеләрне бәйрәм тантанасына чакырабыз.


Нет комментариев