САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда туй ничә сумга төшә?

Август-сентябрь айларында, елдагыча, ЗАГС хезмәткәрләренең эшләре арта: бу чорда язылышучы парлар саны бермә-бер күбәя. Гөлназ Шәяхмәтова, ЗАГС бүлеге хезмәткәре: - Быел августта Сарман ЗАГСына - 28, Җәлилнекенә - 20 теркәү туры килә. Никахны рәсмиләштерү өчен, гаризаны кимендә бер ай алдан биреп кую сорала. Шулай ук теләгән парлар бер ел алдан...

Август-сентябрь айларында, елдагыча, ЗАГС хезмәткәрләренең эшләре арта: бу чорда язылышучы парлар саны бермә-бер күбәя.
Гөлназ Шәяхмәтова, ЗАГС бүлеге хезмәткәре:
- Быел августта Сарман ЗАГСына - 28, Җәлилнекенә - 20 теркәү туры килә. Никахны рәсмиләштерү өчен, гаризаны кимендә бер ай алдан биреп кую сорала. Шулай ук теләгән парлар бер ел алдан билгеле бер көнне, сәгатьне броньләштереп куя алалар. Безнең ЗАГСта милли гореф-гадәтләрне торгызу йөзеннән, чәкчәк белән сыйлау, сөлгегә басу йолалары уздырыла. Язылышкан парларга теләгем: гомер буе бергә булып, аерылышмыйча, тәүфыйклы балалар тәрбияләп, исән-сау, бәхетле яшәргә язсын.
Туй мәҗлесен үткәрү шактый чыгымнар таләп итә. Аларны алдан исәпләп кую өчен Интернет аркылы "Туй калькуляторы"ннан файдаланырга мөмкин.
Сарманда якынча туй
чыгымнары:
- Киленгә туй күлмәге - 3000-25000 сум, никах күлмәге - 2500-4000 сум, фата - 250-1600 сум, туфли - 1200-3000 сум;
- Кияүгә костюм - 3000-5000, күлмәк - 600-1000 сум, туфли - 1200-3000 сум;
- Балдаклар - 4000-14000 сум;
- Макияж, маникюр һәм прическа - 1300-1600 сум;
- Аксессуарлар - 3000-15000 сум;
- Фото, видео - 5000-30000 сум;
- Туйны алып баручы - 7000-40000;
- Туй банкетына зал арендалау - 1500-3500 сум; бер кешелек меню - 400-750 сум. Гадәттә, туйларда уртача 70ләп кеше була. Димәк, табынга 28000-52500 сум;
- Туй залын бизәү - 3000-8000 сум;
- Күгәрченнәр очырту - 1400 сум;
- Туй торты - 4000-8000 сум;
- Чәкчәк - 2000-2500 сум, һ.б.
Гомумән алганда, туй чыгымнары 71950 сумнан 219100 сумга төшә.
Нәфис Габдрахманов, Сарман:
- Туйга әзерләнүне былтыргы җәйдә үк башлаган идек. Көнен броньләштереп куйдык, фото- һәм видеооператорлар сайладык, хатыным безнең туй җыелмасын әзерләде, мин дә аңа булышып йөрдем. Туйга тотылган акчага килгәндә, без инде аның исәбен югалттык, аеруча, вак-төякләрне саный башлаганда. Бик матур, җанлы һәм күңелле итеп бу җәйдә туебызны үткәрдек. Монда безгә якыннарыбыз һәм дусларыбыз булышты. Кунаклар безнең язылышуны да ошаттылар, ул гадәттәгечә ЗАГСта түгел, ә табигатьтә үтте. Безнең бәйрәм төсе белән дә аерылып торды. Бар нәрсәдә дә ал һәм шәмәхә төсләрнең оттеноклары бар иде, хаттә кунакларда да. Форсаттан файдаланып, шушы көтеп алынган туебызны үткәрүдә ярдәмнәре өчен әти-әниләребезгә зур рәхмәт әйтәбез. Тормыш иптәшемә әйтәсе килгән сүзләр дә күп. Ул - минем бердәнберем, тормыш юлымны яктыртучы йолдызым, минем күз нурым. Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле. Мин аны бик тә яратам.
Өйләнешүчеләргә файдалы киңәшләр
Туйда син администратор да, шофёр да, шаһидә дә түгел - син килен. Бөкерәймә, ашыкма, үзеңне патшабикәләрдәй тот, күбрәк елмай.
ЗАГСта, банкетлар залында һәм чишмәгә барганда кирәк булачак әйберләрне аерым пакетларга салып әзерләп куй. Һәр пакетка анда ниләр барлыгын яз. Һәм бу пакетлар исемлеген берәр җаваплы кешегә тапшыр. Шул очракта вак мәшәкатьләрдән котылырга була.
Туйга берничә көн кала барлык туйда катнашучылар (букет әзерләүчеләр, мәҗлесне алып баручылар, машина, банкетлар залы хуҗалары һ.б.) белән элемтәгә керегез.
"Выкуп" әзерли башлаганчы, сөйгән ярыгыз белән киңәшләшегез. Әгәр дә артистлык, тиз реакция, юмор хисе - аңа хас сыйфатлар түгел икән, җиңелрәк сынаулар уйлап табыгыз. "Выкуп" барлык кунакларның, шул исәптән кияүнең дә, күңелен күтәрү өчен оештырылуын онытмагыз. Үзен җәзалау объекты итеп хис итү сөйгән ярыгызга артык шатлык китермәячәк.
Мәлик хәзрәт, "Тәүфыйк» мәчетенең имам-хатыйбы:
- Никах - адәм баласының гомерендә иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Ләкин бу куаныч белән парларның өсләренә олуг җаваплылык та йөкләнә. Ир, хуҗа буларак, үз гаиләсен тәрбия кылырга, ашау-эчү, кием, торак мәсьәләләрен кайгыртырга бурычлы. "Арагызда иң хәерлегез - үз хатынына иң яхшы мөнәсәбәттә булучыгыздыр",- диде пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.). Хатын да иренә рәхмәтле булырга, итагать кылырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Иң яхшы хатын шул, кемгә ире карап сөенә", - диде. Онытмагыз, үзара хөрмәт, аңлашу, авыр вакытларда сабырлык, бер-береңә юл кую булганда гына, гаилә тату һәм нык була.
Материал әзерләгән вакытта төрле фикерләр белән очрашырга туры килде. Кайбер парлар, туйга бик күп акчалар чыгарып зур мәҗлесләр үткәрүгә караганда, туйга тотыласы акчага чит илләргә ял итәргә баруны өстен күрә. Ә сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз, хөрмәтле газета укучылар? Фикерләрегезне безнең сайтта калдырыгыз.
Элек туйларны өйләрдә, ишегалларында үткәрсәләр, хәзер күбрәк кафе-рестораннарда уздыруны кулай күрәләр. Алар, гадәттә, ярты төн уртасында фейерверклар аттыралар, тавыш көчәйткеч җайланмалар кулланалар Бу исә әйләнә-тирәдә яшәүчеләрнең тынычлыгын боза. Моның турында да онытмаска кирәк.
Сүз уңаеннан
Татарстан Республикасының "Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында"гы законы нигезендә, 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр күпфатирлы һәм шәхси торак йортлар тирәсендәге күңел ачу үзәкләрендә һәм җәмәгать туклану объектларында тавыш көчәйткеч җайланмалары куллану, кычкырулар, сызгырулар, җырлау, тавыш чыгара торган бүтән гамәлләр тыела.
Сарман базары эчендә урнашкан "АйМУР" туй салонында туй өчен барлык кирәк-яракны табарга мөмкин.
Бәяләр арзан. Ассортимент даими рәвештә яңартылып тора.
Салонда туй күлмәкләренең размерлары 42 дән башлап 58 гә кадәр.
Туй күлмәге сатып алучыга - 7 машинаны бизәү өчен кирәк-яраклар прокаты - бушка.
Салонның адресы: Профсоюз урамы, 9/3. Телефоны: 8-9178608685.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X