САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда үрнәк әниләр күп

Һәркемгә дә бу дөньяда иң кадерле кеше - әнидер. Мин әнием Сирена Сәетгәрәева белән бик горурланам. Бәлки, берәүләр моны мактану дип уйларлар, тик бу бер дә алай түгел. Һәрвакыт, кайда гына булуга карамастан, әни миңа үрнәк булды. Нинди генә өлкәләр буенча сораулар туса да, әни алтынга тиң киңәшләре белән ярдәм...

Һәркемгә дә бу дөньяда иң кадерле кеше - әнидер. Мин әнием Сирена Сәетгәрәева белән бик горурланам. Бәлки, берәүләр моны мактану дип уйларлар, тик бу бер дә алай түгел. Һәрвакыт, кайда гына булуга карамастан, әни миңа үрнәк булды. Нинди генә өлкәләр буенча сораулар туса да, әни алтынга тиң киңәшләре белән ярдәм итә. Кайсы эшкә генә тотынса да, уңышлы башкарып чыга. Барлык ярдәм сорап килүчеләргә гел ачык йөз, тәмле тел белән җавап бирә. Ул үзенең эшен яхшы башкару өстенә спорт белән дә шөгыльләнә, район күләмендәге ярышларда әйбәт кенә нәтиҗәләргә ирешә. Әнинең осталыкларын, үзенчәлекле якларын санап бетереп булмый. Хәзерге көндә дә ул тик тормый. Әле яңа гына умартачылык белән шөгыльләнә башлавына карамастан, яхшы умартачылардан калышмый. Гомумән, сөекле әниемне кайсы яктан гына карасаң да, аның кимчелекләрен табып булмый. Аллаһ Тәгалә шундый терәк насыйп иткәне өчен мин бик рәхмәтлемен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев