Сарманда мөселман яшьләре "Кышкы спартакиада"да катнашты
Мөселман яшьләре арасында дуслык элемтәләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм иң көчле спортчыларны билгеләү нияте белән, күптән түгел Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә районара мөселман яшьләре спартакиадасы үткәрелде. Ярышка Чирмешән, Әлмәт, Кукмара, Яңа Чишмә, Лениногорск, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан килгәннәр иде. Кардәшләр чаңгыда шудылар, мини-футбол, өстәл теннисы уйнадылар, аркан тарттылар....
Мөселман яшьләре арасында дуслык элемтәләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм иң көчле спортчыларны билгеләү нияте белән, күптән түгел Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә районара мөселман яшьләре спартакиадасы үткәрелде. Ярышка Чирмешән, Әлмәт, Кукмара, Яңа Чишмә, Лениногорск, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан килгәннәр иде.
Кардәшләр чаңгыда шудылар, мини-футбол, өстәл теннисы уйнадылар, аркан тарттылар. Балалар өчен дә уеннар оештырылды: алар батутта шудылар, чүлмәк ваттылар, җепкә эленгән бүләкләрне кисеп алдылар. Күңелле ярышлар тәмамланып, җиңүчеләр бүләкләнгәннән соң, катнашучылар мәчеткә барып, икенде намазы укыдылар, пылау белән сыйландылар. Спартакиадада барлыгы 200гә якын кеше катнашты. Районнар арасындагы беренчелекне Сарман яулады, икенче урынны - Чирмешән, өченчене Әлмәт районнары алдылар.
Нурислам Шәнгәрәев, Кукмара:
- Сарманга мин һәрвакыт бик сөенеп барам, мәчет тарафыннан үткәрелгән чараларда теләп катнашам. Күптән түгел миңа андагы спартакиадада катнашырга насыйп булды. Өстәл теннисында икенче урын алдым, грамота тапшырдылар һәм җилләткеч белән бүләкләделәр. Гел шушындый очрашулар үткәреп торырга кирәк. Киләсе елларда да беренчеләрдән булырга Аллаһ Тәгалә насыйп итсен!
Динар хәзрәт Зарипов, Сарман:
- Аллаһың рәхмәте белән быелгы кышта Сарманыбызда төрле район мөселманнары арасында "Кышкы спартакиада" дип аталган ярышлар, уеннар оештырдык. Башта бу ярышлар декабрь башында Чирмешән районында узды. Анда уеннар бина эчендә, спортзалда һәм бассейнда булды. Ә без исә катнашучыларны кышкы суыкта, ачык һавада, кар өстендә "кыздырдык". Мавыктыргыч уеннар һәм буфеттагы кайнар чәй белән салкынны сизми дә калдылар. Чирмешәндә гомуми нәтиҗәләр буенча безнең район өченче урын алган булса, үзебездә беренчелекне алдык. Әлхәмдүлиләһ, бу кышкы уеннарны үткәргәндә, егетләребез ярышларда да һәм оештыруда да актив катнаштылар. Аеруча, бу ярышны үткәрергә ярдәм иткәннәре өчен, чаңгы базасы җитәкчесе Шамил Хафизовка һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәтебезне белдерәсе килә. Аларга, безнең егетләргә һәм чакыруыбызга җавап биреп катнашырга килүчеләргә Аллаһның рәхмәте вә бәрәкәте яусын, дигән теләктә калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев