Сарманда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе узды
Җәмгыять

Сарманда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе узды

Кичә Сарманда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында күп балалы, әз керемле гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар һәм спорт киемнәре тапшырылды.

 Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин акциядә актив катнашкан оешма җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә оештыру комитетының Рәхмәт хатлары тапшырды, балаларның әти-әниләрен әйбәт билгеләр белән сөендерүләрен теләде. Балалар өчен чәй өстәлләре әзерләнгән иде, уеннар оештырылды.


Нет комментариев