САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда һәм Җәлилдә күпфункцияле үзәкләр ачылуы халык өчен уңай шартлар тудырды

Дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт­ләр күр­сә­тү бу­ен­ча күпфунк­ци­я­ле үзәк­нең ачы­лып эш­ли баш­ла­вы­на әле ике ге­нә ай. Ул ни бе­лән шө­гыль­лә­нә, ха­лык өчен аның фай­да­сы бар­мы? Әң­гә­мә­дә­ше­без - әле­ге үзәк ди­рек­то­ры Ил­дар Му­син. - Үзәк ми­лек­не тер­кәү; төр­ле би­на­лар, ко­рыл­ма­лар, тө­зе­леш­ләр ас­тын­да­гы җир учас­ток­ла­рын, алар­ны то­рак, да­ча, га­раж тө­зе­ле­ше­нә рәс­ми­ләш­те­рү; то­рак би­на­ны...

Дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт­ләр күр­сә­тү бу­ен­ча күпфунк­ци­я­ле үзәк­нең ачы­лып эш­ли баш­ла­вы­на әле ике ге­нә ай. Ул ни бе­лән шө­гыль­лә­нә, ха­лык өчен аның фай­да­сы бар­мы? Әң­гә­мә­дә­ше­без - әле­ге үзәк ди­рек­то­ры Ил­дар Му­син.

- Үзәк ми­лек­не тер­кәү; төр­ле би­на­лар, ко­рыл­ма­лар, тө­зе­леш­ләр ас­тын­да­гы җир учас­ток­ла­рын, алар­ны то­рак, да­ча, га­раж тө­зе­ле­ше­нә рәс­ми­ләш­те­рү; то­рак би­на­ны то­рак бул­ма­ган­га кү­че­рү, объ­ект­лар тө­зү, алар­ны фай­да­ла­ну­га тап­шы­ру өчен рөх­сәт алу бе­лән бәй­ле до­ку­мент­лар әзер­ләү; күпба­ла­лы га­и­лә­ләр­дән җир­ле бу­лу­га га­ри­за­лар ка­бул итү ке­бек хез­мәт­ләр баш­ка­ра. Бо­лар­дан тыш, би­на­лар­ны үз­гәр­теп ко­ру­га рөх­сәт алырга, җир учас­то­гы­ның тө­зе­леш пла­нын эш­ләргә, ана ка­пи­та­лы сер­ти­фи­ка­ты­на ия бу­лыр­га те­ләү­че­ләр­дән һәм аны фай­да­ла­ну­га рөх­сәт со­ра­ган га­ри­за­лар ка­бул итә, юри­дик һәм фи­зик зат­лар­га, шәх­си эш­мә­кәр, кресть­ян-фер­мер ху­җа­лы­гы бу­ла­рак, дәү­ләт тер­кә­ве үтү белән бәйле документлар әзерли. Язы­лы­шыр­га, ае­ры­лы­шыр­га те­ләү­че­ләр­дән га­ри­за­лар да ка­бул итә. Го­му­мән ал­ган­да, үзәк "бер тә­рә­зә" прин­ци­бы бу­ен­ча 50гә якын дәүләт һәм муниципаль хез­мәте күр­сә­тә.

- Сез­нең бу­рыч нәр­сә­дән гый­ба­рәт?

- Үзәк­нең төп бу­рыч­ла­рын­нан бер­се - граж­дан­нар­ны ка­бул итеп, алар­га ти­еш­ле кон­суль­та­ция би­рү. Шу­лай ук га­ри­за­лар ни­ге­зен­дә ти­еш­ле до­ку­мент­лар па­ке­тын фор­ма­лаш­ты­рып, дәү­ләт һәм му­ни­ци­паль хез­мәт күр­сә­тү­че ор­ган­нар­га тап­шы­ру, алар­ның аны үтә­ве­нә ире­шү, әзер нә­ти­җә­ләр­не граж­дан­нар­га би­рү.

- Үзәк нин­ди оеш­ма­лар бе­лән хез­мәт­тәш­лек итә?

- Без­нең эш­чән­лек­не оеш­ты­ру­чы һәм ко­ор­ди­на­тор бу­лып Сар­ман му­ни­ци­паль ра­йо­ны Баш­кар­ма ко­ми­те­ты то­ра. Үзәк ра­йон ми­лек һәм җир мө­нә­сә­бәт­лә­ре па­ла­та­сы, тө­зе­леш һәм ар­хи­тек­ту­ра бү­ле­ге, опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек ор­ган­на­ры, пен­сия фонд­ы, ЗАГС, суд прис­тав­ла­ры, са­лым хез­мәт­лә­ре, ка­дастр па­ла­та­сы, рос­ре­естр ида­рә­се, дәү­ләт хез­мәт инс­пек­ци­я­се бе­лән ты­гыз элем­тә­дә эш­ли. Со­ци­аль ими­ни­ят­ләш­те­рү фон­ды бе­лән хез­мәт­тәш­лек итү дә аңа от­чет би­рү­че иминиятләүчеләр өчен уңай мөм­кин­лек­ләр ач­ты.

- Хез­мәт күр­сә­тү про­це­ду­ра­сы ни­чек уза?

- Граж­дан­нар күпфунк­ци­я­ле үзәк­кә мө­рә­җә­гать итә - тие­шле до­ку­мент­ла­рын тап­шы­ра. До­ку­мент­лар­ны ка­бул итү, алар­ның кү­чер­мә­сен алу, ска­нер­лау өчен 15 ми­нут ва­кыт уза. Алын­ган до­ку­мент­лар бел­геч­ләр та­ра­фын­нан эш­кәр­те­лә, эш ачы­ла, курь­ер­лар аша ти­еш­ле оеш­ма­лар­га җи­бә­ре­лә - ки­рәк­ле бар­лык до­ку­мент­лар­ны үзәк бел­геч­лә­ре җыя. Мө­рә­җә­гать итү­че­гә үз эше­нең шәх­си но­ме­ры бе­лән рас­пис­ка би­ре­лә. Ал­га та­ба ул шул но­мер бу­ен­ча эше­нең ба­ры­шы бе­лән те­ле­фон аша та­ны­ша, до­ку­мент­лар­ның әзер бу­лу­ын бе­лү­гә, алар­ны ки­леп ала. Иң мө­һи­ме - до­ку­мент­лар­ны җы­еп, кли­ент­ка тап­шы­ру ва­кы­ты дәү­ләт ор­ган­на­рын­да бил­ге­лән­гән ва­кыт чик­лә­рен уз­мый.

- Ае­ру­ча нин­ди хез­мәт­ләр­гә со­рау зур?

- Ае­ру­ча, җир учас­ток­ла­ры­на бул­ган хо­кук­ны тер­кәү, объ­ект­лар тө­зү­гә, би­на­лар­ны үз­гәр­теп ко­ру­га рөх­сәт би­ре­лү, туу ту­рын­да та­нык­лык, со­ци­аль им­ини­ят, пен­сия фонд­ла­ры бе­лән бәй­ле до­ку­мент­лар алу­га со­рау зур. Ха­лык­ка уңай­лык­лар ту­ды­ру мак­са­тын­нан, үзәк­нең ст­рук­тур бү­лек­чә­се Җә­лил по­се­ло­гын­да да ачыл­ды.

- Үзәк хез­мәт­лә­ре тү­ләү­ле­ме?

- Юк. Үзәк баш­ка­ра тор­ган хез­мәт­ләр буш­лай.

- Тер­ми­нал да бул­ды­рыл­ган икән...

- Әйе. Ки­рәк­ле бар­лык дәү­ләт пош­ли­на­ла­рын тү­ләү өчен әл­лә кая ба­рып, чи­рат­лар то­ра­сы юк, үзе­без­дә үк сак­лык бан­кы­ның тер­ми­на­лы да эш­ли.

- Нин­ди план­на­ры­гыз бар?

- Ал­га та­ба мак­сат - күр­сә­те­лә тор­ган хез­мәт­ләр­нең төр­лә­рен арт­ты­ру, са­лым, ме­ди­ци­на ими­ни­я­те, миг­ра­ция, архив хез­мә­те, халыкны социаль яклау бүлеге бе­лән дә хез­мәт­тәш­лек итү­гә ире­шү.

Күпфунк­ци­я­ле үзәк хез­мә­те сез­нең өчен уңай­лы­мы? Әле­ге со­рау бе­лән үзәк клиент­ла­ры­на да мө­рә­җә­гать ит­тек.

Юлия Ва­силь­е­ва (Сар­ман авы­лы):

- Әл­бәт­тә. Хә­зер те­ге яки бу до­ку­мент өчен бер-бер­сен­нән ерак ур­наш­кан оеш­ма­лар­га ба­ра­сы юк. Әй­тик, элек җир учас­то­гын ми­лек­кә рәс­ми­ләш­те­рү­че до­ку­мент­лар­ны биш инс­тан­ци­я­дән җы­яр­га ки­рәк иде, хә­зер аны үзәк­тә­ге "бер тә­рә­зә­дән" дә алыр­га бу­ла. Ба­ры пас­порт, аның кү­чер­мә­се, хо­кук ур­наш­ты­ра тор­ган до­ку­мент нөс­хә­се ге­нә та­ләп ите­лә. Бел­геч­ләр хез­мә­тен­нән бик ка­нә­гать. Алар ки­рәк­ле до­ку­мент­лар җы­ел­ма­сын тиз ара­да туп­лап би­рә - күп­ме ва­кыт­ны ян­га кал­ды­рыр­га яр­дәм итә.

На­и­лә Зәй­нул­ли­на (Чук­мар­лы авы­лы):

- Мон­дый үзәк күп­тән ки­рәк иде. Оша­га­ны - го­зе­рең­не "бер тә­рә­зә" аша гы­на җит­ке­рү. Үзәк ха­кын­да "Сар­ман" га­зе­та­сын­да ба­сыл­ган хә­бәр­не укып, үт­кән авыл җы­е­нын­нан ише­теп бел­дем. Йорт яны һәм пай җир­лә­рен рәс­ми­ләш­те­рә­сем бар. Әле­гә кон­суль­та­ция ал­дым.

Гөл­фия Шәй­мар­да­но­ва (Сар­ман авы­лы):

- Ра­йон ха­ки­ми­я­те­нең мөл­кә­ти һәм җир мө­нә­сә­бәт­лә­ре па­ла­та­сы­на йорт са­лыр­га җир учас­то­гы со­рап кер­гән идем, мон­да җи­бәр­де­ләр. Бел­геч­ләр кон­суль­та­ция бир­де.Барлык мәсь­ә­лә­не бер урын­да гы­на хәл итә алу уңай­лы икән.

Сүз уңаеннан

Ике ай дә­ва­мын­да үзәк­кә 356 ке­ше мө­рә­җә­гать ит­кән.

Шу­лар­ның 150се - Җә­лил­дә.

Үзәк көн са­ен 10-12 ке­ше­гә хез­мәт күр­сә­тә.

Ике ай дә­ва­мын­да үзәк бел­геч­лә­ре та­ра­фын­нан, хез­мәт күр­сә­тел­гән­нән соң, Сар­ман­да - 7, Җә­лил­дә 15 әзер до­ку­мент би­рел­гән.

Күп­функ­ци­я­ле үзәк­нең Сар­ман­да­гы ад­ре­сы: Куй­бы­шев ура­мы, 36 нчы йорт. Т.: 2-45-27;

Җә­лил бистәсендә: Җиңүнең 30 еллыгы ура­мы, 13 нче йорт. Т.: 5-01-57

Шулай ук укыгыз:

Сарманда күпфункцияле үзәк ачылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев