САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм иттеләр

 Ул “Бердәм Россия” партиясенең “Ватанга хезмәт итү” проекты кысаларында билгеләп үтелде. Үзәк ял паркында башланган бәйрәм чаралары “Дулкын” бассейнында дәвам итте.

 Районның хәрби диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләрен иң элек муниципаль район  башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Башкарма комитет исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Ул аларга сәламәтлек, тормыш җилләренең гел уңайга гына исүен теләде. Хәрби комиссариатның Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов котлавыннан соң инде арабыздан киткән диңгезчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалга алар хөрмәтенә чәчәкләр салдылар. Аннан бәйрәм концерт, спорт ярышлары белән дәвам итте. Җиңүчеләргә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсенең бүләкләре тапшырылды.

Бу турыда тулырак – газетаның киләсе санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев