САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда Илсөя Бәдретдинованың "Мин исән" концерт программасы куелды

Илсөя Бәдретдинова элек-электән оригиналь җырчылардан саналды. Аңа гына хас җырлар башка беркемдә дә юктыр. Кичә Сарманда үткән концертында башкарылган 80% җырларының авторы райондашыбыз - Чураш авылында яшәп иҗат итүче безнең каләмдәш дустыбыз Вәсимә апа Хәйруллина. Илсөя төркемендә скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова да - чыгышы белән безнең районнан. Төркем җитәкчесе, администраторы Гүзәл...

Илсөя Бәдретдинова элек-электән оригиналь җырчылардан саналды. Аңа гына хас җырлар башка беркемдә дә юктыр. Кичә Сарманда үткән концертында башкарылган 80% җырларының авторы райондашыбыз - Чураш авылында яшәп иҗат итүче безнең каләмдәш дустыбыз Вәсимә апа Хәйруллина. Илсөя төркемендә скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова да - чыгышы белән безнең районнан. Төркем җитәкчесе, администраторы Гүзәл Кәрәмиева - Карашай Саклау кызы. Тавыш операторы Диаз Фәрхетдинов - Саклаубаш егете. "Сарманлылардан бәхетем булды, Аллага шөкер, - ди Илсөя. - Авыр вакытларымда янәшәдә булучылар да - алар".

Сарманда 3 сәгатьтән артык барган концерт аны карарга килгәннәргә ошагандыр. Килә алмаганнарга карау мөмкинлеге бар әле - бүген Илсөя Бәдретдинованың "Мин исән" концерт программасы Җәлилдә куелачак.

Вәсимә апа Хәйруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев