САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Харисовлар бакчасы тирә-юньгә ямь бирә

Сар­ман авы­лы­ның Сель­хоз­тех­ни­ка ура­мын­да­гы Ха­ри­сов­лар йор­ты кап­ка тө­бе­нә игъ­ти­бар ит­мә­гән ке­ше си­рәк­тер. Ма­тур са­выт­лар­да, мах­сус ясал­ган клум­ба­лар­да ал­лы-гөл­ле чә­чәк­ләр ти­рә-юнь­гә ямь би­реп уты­ра­лар. Хәт­та поч­та тарт­ма­сы да үз­гә алар­ның. Ә ме­нә бак­ча­ла­рын­да чын ял поч­ма­гы яса­ган Әл­фия апа­ның ке­че улы Ай­рат. Та­би­гый таш­лар­дан көй­лән­гән күл­не, шар­ла­вык­ны, ба­рып күр­гәч, таң кал­дык....

Сар­ман авы­лы­ның Сель­хоз­тех­ни­ка ура­мын­да­гы Ха­ри­сов­лар йор­ты кап­ка тө­бе­нә игъ­ти­бар ит­мә­гән ке­ше си­рәк­тер. Ма­тур са­выт­лар­да, мах­сус ясал­ган клум­ба­лар­да ал­лы-гөл­ле чә­чәк­ләр ти­рә-юнь­гә ямь би­реп уты­ра­лар. Хәт­та поч­та тарт­ма­сы да үз­гә алар­ның.

Ә ме­нә бак­ча­ла­рын­да чын ял поч­ма­гы яса­ган Әл­фия апа­ның ке­че улы Ай­рат. Та­би­гый таш­лар­дан көй­лән­гән күл­не, шар­ла­вык­ны, ба­рып күр­гәч, таң кал­дык. Ба­ры­сы да зә­вык бе­лән эш­лән­гән. Күл­дә каз-үр­дә­ге йө­зә, ка­мыш­лар ара­сын­нан кро­ко­дил "ка­рап то­ра", таш өс­тен­дә йом­ран "кы­зы­нып уты­ра". Кич бе­лән дә күл янын­да як­ты бу­ла икән. Ай­рат су ас­ты­на да, "яр" буй­ла­ры­на да як­тырт­кыч­лар куй­ган. Хәт­та атын­гыч­ла­ры да га­дә­ти тү­гел алар­ның - при­чал­га тук­тал­ган ко­рабль рә­ве­шен­дә. "Кар­шы алу­чы­лар", "кө­тү­че­ләр" өчен утыр­гы­чы да бар. Кул­дан, ти­мер­дән бө­геп ясал­ган Эй­фе­лев ма­на­ра­сын күр­гәч, та­гын бер кат га­җәп­лән­дек. Аның өс­те­нә дә бак­ча лам­па­ла­ры ур­наш­ты­рыл­ган, кич ан­нан да як­ты­лык тө­шә.

- Кич буе Ин­тер­нет­тан бак­ча ма­тур­лау үр­нәк­лә­рен ка­рап, үзе­нә оша­ган­на­рын бар­лый да, ир­тән шу­лар­ны тор­мыш­ка ашы­ра да баш­лый. Әле иде­я­лә­ре күп аның, - ди Әл­фия апа.

Ә ме­нә чә­чәк­ләр­не үзе үс­те­рә ху­җа­би­кә. Алар­ның әл­лә ни ят­ла­ры дә юк ке­бек - һәр­кем­гә та­ныш бәр­хет, тыр­нак гөл­лә­ре, пе­ту­ния, ро­маш­ка, цин­ни­я­ләр бү­ген­ге көн­дә дә шау чә­чәк­тә уты­ра­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев