САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда фейерверкларны ике җирдә аттырырга мөмкин

Районда төрле бәйрәм чаралары планлаштырыла. Парктагы Үзәк чыршы янында, Җәлилдә мәдәният сарае мәйданчыгында, Татар Илегендә бәйрәм тамашалары узачак, укучыларга кышкы каникул чорында төрле чаралар оештырылачак. Анда да уяулыкны югалтмау зарур.

Яңа ел бәйрәме уңаеннан җирлек ләрдә, оешмалар территорияләрендә, шәхси хуҗалыкларда чыршылар бизәлә, төрле төсле яктырткычлар урнаштырыла. Алар белән эш иткәндә, аеруча сак булырга киңәш ителә. Балаларның ут белән уйнауларына, төрле шартлаткычлар белән мавыгуына юл куймаска, кечкенәләргә карата аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Сәүдә объектларында пиротехника белән сәүдә итә башладылар инде. Әмма аларны ваклап сатуны бары тик юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрында булган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә башкара ала. Пиротехника эшләнмәләрен махсус кибетләрдә, бүлекләрдә, павильоннарда һәм киоскларда, тиешле шартлар һәм куркынычсызлык таләпләре үтәлгәндә генә, сатарга рөхсәт ителә.

Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Идарәсе саклык чаралары хакында кисәтә.

Пиротехник эшләнмәләрнең сертификаты, аларда куллану инструкциясе, җитештерүченең адресы һәм телефон номеры язылган булырга тиеш. Бу эшләнмәләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли.

Фейерверкларны бары тик рәсми сату нокталарыннан гына алырга кирәк. Сатып алганда, аларның тартмаларына игътибар итү мөһим. Аларда юешләнгән, ертылган урыннар булмау зарур. Товар билгесе булган эшләнмәнең сыйфаты өчен җитештерүче җаваплы.

Фейерверкларны коры урында, тиз ялкынсына торган әйберләрдән, электр приборларыннан ерак сакларга кирәк. Дым тарткан эшләнмәләрне җылылык батареясына куеп, фен ярдәме белән киптерү тыела. Аларны кесәдә, машинада сакларга һәм йөртергә дә ярамый. Фейерверкны аттырганда, иң беренче чиратта, үзегезне һәм тамашачыларны сакларга кирәк. Аны кайда аттырачагыгызны алдан уйлап, урынын билгеләп кую зарур. Тамаша буласы мәйданчыкта агачлар, электр линиясе һәм башка һава киртәләре булырга тиеш түгел. Көчле җил, буран вакытында фейерверк аттырудан баш тартуыгыз хәерле. Саклану срокларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Гамәлдә булу вакыты чыкканнарын куллану катгый тыела. Аларны бина эчендә, фатирларда, сәхнәләрдә, спорт корылмаларында куллану, балконнардан аттыру да ярамый.

Иң мөһиме: бервакытта да фейерверк эшләнмәләренең, кулланганчы да, куллангач та, эчләрен актарырга ярамый. Бу катгый рәвештә тыела.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев