САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманда Чернобыльчеләр очраштылар

Бүген "Сарман" ресторанында Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар белән очрашу үткәрелде. Аларны һәм аларның якыннарын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, моннан 29 ел элек булган Чернобыль авариясенең кешелек дөньясы өчен зур фаҗига булганлыгын билгеләп үтте, чернобыльчеләргә, аларның якыннарына сәламәтлек, иминлек, фаҗигаләрнең башка кабатланмавын теләде. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман...

Бүген "Сарман" ресторанында Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар белән очрашу үткәрелде. Аларны һәм аларның якыннарын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, моннан 29 ел элек булган Чернобыль авариясенең кешелек дөньясы өчен зур фаҗига булганлыгын билгеләп үтте, чернобыльчеләргә, аларның якыннарына сәламәтлек, иминлек, фаҗигаләрнең башка кабатланмавын теләде. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина чернобыльчеләргә батырлыкка тиң хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Гөлнара Хуҗина аларга дәүләт тарафыннан билгеләнгән ташламалар турында искәртеп үтте. Очрашу ахырында аларга күчтәнәч пакетлар тапшырылды. Чернобыльче Фәнүс Гарифуллин барысы исеменнән дә рәхмәт белдерде, соңыннан бергәләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев