Сарманда "Чаңгы юллары-2019" ярышлары узды
Спорт

Сарманда "Чаңгы юллары-2019" ярышлары узды

Бүген Сарманның “Старт” чаңгы базасында “Татарстанның чаңгы юллары-2019” республикакүләм чаңгы ярышлары кысаларында район чаңгычыларының ярышлары узды.

  • Чаңгы юлларына бу көнне 300дән артык кеше басты. 
    Ярышларда катнашучыларны иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев сәламләде, уңышлы стартлар һәм финиш теләде. Ярышларның кагыйдәләре белән таныштырганнан соң беренче - VIP-узышка старт бирелде. Җитәкчеләрдән соң стартка "Өченче яшь" номинациясендә катнашучылар - өлкәннәр басты. Аннан башкалар төрле яшь аралыгында үз көчләрен сынадылар. Җиңүчеләр, призерларга Мактау дипломнары, бүләкләр тапшырылды. Аларның исемлеген бераз соңрак урнаштырачакбыз.

  •  

    Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.


Нет комментариев