Август ахырында "Яңарыш" фонды үткәргән "Мин әкият язам" Бөтенроссия әдәби конкурсына йомгак ясалды. Сарман гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Камилә Мәрданова бу бәйгегә үзенең биш әкиятен җибәреп лауреат исемен алды. Ул әкиятләрне 5 сыйныфта укыганда яза башлаган, бүгенге көндә аның унбишкә якын әкияте бар. - Илһам килгәндә язуы бик җиңел, -...
Август ахырында "Яңарыш" фонды үткәргән "Мин әкият язам" Бөтенроссия әдәби конкурсына йомгак ясалды. Сарман гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Камилә Мәрданова бу бәйгегә үзенең биш әкиятен җибәреп лауреат исемен алды. Ул әкиятләрне 5 сыйныфта укыганда яза башлаган, бүгенге көндә аның унбишкә якын әкияте бар.
- Илһам килгәндә язуы бик җиңел, - ди Камилә. - Буш вакытларымда "Тылсымлы каләм" түгәрәгенә йөрим, анда безне Галия Якуповна төрле жанрда язу серләренә төшендерә. Дөрес, кызыклы итеп язар өчен күбрәк китап укырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз