САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда бер машинага 3,7 кеше туры килә

Ел са­ен ок­тябрь­нең соң­гы як­шәм­бе­сен­дә Ав­то­мо­би­льчеләр кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Ав­то­мо­би­ль­че­ләр кө­не - иң мас­сакү­ләм бәй­рәм­нәр­нең бер­се, чөн­ки, җир ша­рын­да бар­лы­гы 1 мил­ли­ард­тан ар­тык ав­то­мо­биль бар, дип исәп­лә­нә. Шу­лар­ның 240 мил­ли­о­ны АКШ­да тер­кәл­гән. Ан­да бер ма­ши­на­га 1,3 аме­ри­ка­лы ту­ры ки­лә, ә ме­нә Һиндс­тан­да хәл­ләр баш­ка­ча­рак, алар­да бер ма­ши­на­га - 56,3 кеше....

Ел са­ен ок­тябрь­нең соң­гы як­шәм­бе­сен­дә Ав­то­мо­би­льчеләр кө­не бил­ге­ләп үте­лә.

Ав­то­мо­би­ль­че­ләр кө­не - иң мас­сакү­ләм бәй­рәм­нәр­нең бер­се, чөн­ки, җир ша­рын­да бар­лы­гы 1 мил­ли­ард­тан ар­тык ав­то­мо­биль бар, дип исәп­лә­нә. Шу­лар­ның 240 мил­ли­о­ны АКШ­да тер­кәл­гән. Ан­да бер ма­ши­на­га 1,3 аме­ри­ка­лы ту­ры ки­лә, ә ме­нә Һиндс­тан­да хәл­ләр баш­ка­ча­рак, алар­да бер ма­ши­на­га - 56,3 кеше. Без­нең Сар­ман ра­йо­нын­да бар­лы­гы 9876 транс­порт ча­ра­сы тер­кәл­гән. Ди­мәк, 1 ма­ши­на­га 3,7 сар­ман­лы ту­ры ки­лә. Аме­ри­ка­дан бик ка­лыш­мый­быз икән.

Ав­то­мо­би­ль­че­ләр кө­не уңа­ен­нан, без ма­ши­на йөр­тү­че­ләр­нең фи­кер­лә­рен тың­ла­дык.

Ра­мил, Ях­шы­бай, 51 яшь:

- 18 яшем­нән баш­лап, 33 елым­ны шо­фер бу­лып эш­лим. Шу­ның 27 елын - "Ка­мАЗ" ма­ши­на­ла­рын­да. Шо­фер­лык зур игъ­ти­бар, тө­гәл­лек, са­быр­лык со­рый тор­ган авыр хез­мәт ул. Эшем­не яра­тып баш­ка­рам, шу­ңа кү­рә аның авыр­лы­гын сиз­мим дә. Хез­мә­тем­нең 21 елы «Сель­хоз­тех­ни­ка» бер­ләш­мә­сен­дә уз­ды. Шу­шы оеш­ма­да эш­ләү­че зур хөр­мәт­кә ла­ек, чын про­фес­си­о­нал­лар - абы­ем Ил­дар, Ис­ла­мов Бу­лат, Фә­рет­ди­нов Фә­нис, Әбел­ха­нов Нур­га­ли, Гә­рә­ев Га­мир абый­лар бу хез­мәт­нең сер­лә­ре­нә өй­рәт­те­ләр ми­не. Ал­тын кул­лы Сә­ла­хов Ра­сих, Ши­һа­пов Флер абый­лар­га хә­зер дә ки­ңәш­ләр со­рап ба­рам, бер­ва­кыт­та да ки­ре бор­ган­на­ры юк. Ба­ры­сы­на да рәх­мәт­лә­рем әй­теп бе­тер­ге­сез. Те­лә­сә нин­ди мар­ка­лы ма­ши­на­га уты­рып, дөнь­я­ның те­лә­сә кай­сы поч­ма­гы­на чы­гып ки­тәр­гә әзер ке­ше­ләр­не ге­нә про­фес­си­о­наль ма­ши­на йөр­тү­че, дип са­ныйм.

Ра­мис, Сар­ман, 22 яшь:

- Ма­ши­на­ны яра­тып йөр­тәм. Һәр­ва­кыт ка­рап, рәт­ләп то­рам. Тфү-тфү, әле­гә уңай­сыз хәл­дә кал­дыр­га­ны бул­ма­ды. Те­лә­гең бул­ган­да, ма­ши­на бе­лән ару гы­на ак­ча да эш­ләп бу­ла.

Ли­лия, Сар­ман, 46 яшь:

- Тәҗ­ри­бә­ле шо­фер бу­лу­ы­ма ка­ра­мас­тан, ма­ши­на йөр­тү ха­тын-кыз эше тү­гел, дип уй­лыйм. Юл­да төр­ле хәл­ләр бу­лып то­ра. Экст­ре­маль си­ту­а­ци­я­ләр­дә ха­тын-кыз­лар кау­шап ка­ла, күб­рәк ха­та җи­бә­рә - мо­ны пси­хо­лог­лар ис­бат­ла­ган. Пас­са­жир рә­ве­шен­дә сә­я­хәт кы­лу ми­нем өчен уңай­лы­рак.

Бар­лык ав­то­мо­би­ль­че­ләр­гә хә­ер­ле, имин юл­лар те­ләп ка­ла­быз.

Реклама

Руль ар­ты­на яңа утыр­ган­нар өчен тәҗрибәле инст­рук­тор Нургали Әбелханов ки­ңәш­лә­ре:

Үз-үзе­ңә ча­ма­дан тыш ышан­ма, чөн­ки нәкъ ме­нә шул ыша­ну - юл-транс­порт һә­ла­кәт­лә­ренең төп сә­бә­бе.

Юл­да ты­ныч бул.Ин­тер­вал сак­ла.

Пас­са­жир­лар ал­ган очракта аеруча игътибарлы бул.

Юл­да әдәп­ле бул­саң, күп ке­нә уңайсыз хәл­ләр­дән ко­ты­лыр­сың.

Сүз уңаеннан

Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында пассажирларны Татарстанның теләсә кайсы районына/шәһәренә алып барам. Бәяләр таксиныкына караганда очсызрак. Теләгән вакытыгызда шалтыратыгыз!

Тел.: 89178950001.

vk.com/uslugivoditelya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X