САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбенең 9 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырдылар

Кичә Сарман урта мәктәбендә 9 сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестатларын тапшыру тантанасы үтте. Бу конне алар бик озак көттеләр, күп сынаулар аша уздылар. Рус теле, математика һәм тагын үзләре сайлаган ике фәннән имтиханнар, ниһаять, артта калды. 9 "А" һәм 9 "Б" сыйныфларыннан 43 укучы һәм аларның әти-әниләре дулкынланып көткән мизгел килеп...

Кичә Сарман урта мәктәбендә 9 сыйныф укучыларына өлгергәнлек аттестатларын тапшыру тантанасы үтте. Бу конне алар бик озак көттеләр, күп сынаулар аша уздылар. Рус теле, математика һәм тагын үзләре сайлаган ике фәннән имтиханнар, ниһаять, артта калды. 9 "А" һәм 9 "Б" сыйныфларыннан 43 укучы һәм аларның әти-әниләре дулкынланып көткән мизгел килеп җитте. Укучыларга аттестатларны мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова һәм аның укыту эшләре буенча урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева тапшырдылар. Чара әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре, сыйныф җитәкчеләренең укучыларына булган изге теләкләре һәм матур шигырьләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев