САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциянең җиңүчеләре билгеле 

Сарман урта мәктәбендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциянең җиңүчеләре билгеле .

Бүген Сарман урта мәктәбендә быелгы елның Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Л.Н.Толстой елы дип игълан ителүе, аның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Рус әдәбиятының рухи-әхлакый башлангычы” дигән темага районара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Анда район мәктәпләре укучылары белән беррәттән күрше районнардан да язучы иҗаты белән кызыксынучы укучылар һәм аларның фәнни җитәкчеләре катнашты. 
Конференция үз эшен берләштерелгән дүрт секциядә алып барды. Эшләргә бәяне район мәктәпләренең рус теле һәм әдәбияты укытучылары бирде. Ә конференциягә кадәр аларны Алабуга дәүләт педагогия университеты белгечләре тикшерде. 
Җиңүчеләр исемлеге белән шушы көннәрдә төркемебездә таныша аласыз. Ә конференция турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев