САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә табигатьне өйрәнү фәннәре атналыгы узды

Туган якка кара каргалар кайткан, урамнарда язгы гөрләвекләр аккан вакытта Сарман урта мәктәбендә табигатьне өйрәнү фәннәре атналыгын уздыру матур традициягә әйләнде. 14-19 нчы март көннәрендә мәктәбебез аеруча гөрләп торды. Атналыкның иң беренче көненнәк үк иң матур кош рәсемнәре, стена газеталарына ярыш игълан ителде. 8-9 нчы сыйныф укучылары башлангыч укучыларына презентацияләр...

Туган якка кара каргалар кайткан, урамнарда язгы гөрләвекләр аккан вакытта Сарман урта мәктәбендә табигатьне өйрәнү фәннәре атналыгын уздыру матур традициягә әйләнде. 14-19 нчы март көннәрендә мәктәбебез аеруча гөрләп торды. Атналыкның иң беренче көненнәк үк иң матур кош рәсемнәре, стена газеталарына ярыш игълан ителде. 8-9 нчы сыйныф укучылары башлангыч укучыларына презентацияләр ярдәмендә кошлар турында кызыклы фактлар сөйләделәр. Кошларга тимәскә, кышларда җимлекләр куярга кирәклеген аңлаттылар. Нәни укучыларыбыз, бер-берсен бүлдерә - бүлдерә, төрле табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр. Күп кенә укучылар үзләренең әтиләре ярдәмендә сыерчык оялары ясап, "Иң матур сыерчык оясы" конкурсында катнаштылар. Җиңүчеләргә килгәндә, "Канатлы дусларны каршылыйк" исеме астында узган рәсем конкурсында җиңүче дип 6 нчы А сыйныфы укучысы А. Хөснетдинова дип табылды. Иң матур сыерчык оясы хуҗалары - 6 нчы А сыйныфыннан Р. Миңнебаев, 7 нче Б сыйныфы укучылары Гәрәев Данис һәм Радис билгеләнделәр. Бу чаралар мәктәбебезнең биология укытучылары Гөлгенә Антипова һәм Зилә Фәйзуллина ярдәме белән уздырылды.

Химия фәненнән дә күп кенә чаралар үткәрелде. Мәктәбебезнең химия укытучысы Альмира Мирзасалихова 8 нче сыйныфы укучыларына "Химиклар сафына кабул итү" дигән уен әзерләде. Мин һәм классташым Л. Миңнебаева бу уенның алып баручылары булдык. 8 нче А һәм 8 нче Б сыйныфы командалары төрле сынаулар аша уздылар. Уен кызыклы химик тәҗрибәләр белән үрелеп барды. Җиңүче булып 8 нче А сыйныфы командасы билгеләнде. 7 нче сыйныф укучыларына да иң кызыклы химик тәҗрибәләр күрсәтелде. Аларда бу елны тизрәк уздырып, бу мавыктыргыч фәнне ойрәнү теләге уянгандыр. Ә кечкенә класс укучыларына азык кушылмаларының зарары турында класс сәгате үткәрелде.

География укытучысы Ләйсән Хөснетдинова әзерләгән кроссвордлар да күпме кызыксыну уяткандыр. Материклар, утраулар, географик төшенчәләрне яңа фактлар белән тулыландырып, планетаның экологик торышына да нәтиҗәләр ясады укучылар. 7 нче сыйныфы укучылары арасында интеллектуаль уен "Нәрсә, Кайда, Кайчан?" үткәрелде, география фәненә багышланган стена газетасы ясалды.

Мин, табигатьне өйрәнү фәннәрен яратучы укучы буларак, бу атналык искиткеч мавыктыргыч һәм кызыклы үтте дип уйлыйм. Максаты табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, фәннәрне өйрәнүгә кызыксыну уяту булган атналыкның тәэсире ел дәвамында чагылыш табар әле дип ышанып калам.

Лилия Миңнегәрәева, Сарман урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев