САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбендә Халыкара туган тел көне уңаеннан төрле чаралар үтте

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы...

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый.

Шушы уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. 7 нче а сыйныф укучылары белән грамоталы язу сәгатьләре уздырылды. Шулай ук 5-6 нчы сыйныфлар көче белән "Теле барның иле бар" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребез искә алынды. Кичәдә Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләре, моңлы җырлар яңгырады. Татар телендә яңгыраган шигырьләр , җырлар күпләрнең күңеленә хуш килде. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев