САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман урта мәктәбендә Гөлнара Галимова белән эшлекле сишәмбе үтте

Бүген, 22 нче ноябрь көнне, Сарман урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимова Гөлнара Әзһәт кызы белән очраштылар. - Кадерле укучылар! Сезнең тормышыгызда иң җаваплы чор. Сез үзегезнең алдагы язмышыгыз, киләчәк тормышыгызда дөрес юнәлеш алу турында уйланасыз. Чөнки сайлап алган эшеңне яратып, күңелеңне биреп...

Бүген, 22 нче ноябрь көнне, Сарман урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимова Гөлнара Әзһәт кызы белән очраштылар.

- Кадерле укучылар! Сезнең тормышыгызда иң җаваплы чор. Сез үзегезнең алдагы язмышыгыз, киләчәк тормышыгызда дөрес юнәлеш алу турында уйланасыз. Чөнки сайлап алган эшеңне яратып, күңелеңне биреп эшләгәндә генә, аның нәтиҗәсе булачак. Шуңа күрә төрле һөнәр, белгечлекләр дөньясында үз юлыңны таба белү зарур. Укучының сәләтен, характерын, мөмкинлеген исәпкә алып, тиешле һөнәр сайларга ярдәм итү турында сөйләшү аеруча мөһим. Һәркем үзенең күңеленә ошаган эшне сайлап алырга хокуклы. "Хезмәте барның хөрмәте бар", - дип, халык юкка гына әйтмәгән. Икътисадчы һөнәренә килгәндә исә, белемгә омтылыш һәм эшкә иҗади якын килү, стандарт булмаган фикерләү сәләте һәм җаваплылык кебек сыйфатлар аеруча мөһим, - диде Гөлнара Әзһәт кызы.

Укучылар бу очрашуда икътисадчыларның төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә кебек төрле тармакларда хезмәт куюлары турында белделәр. Җәмгыятьтә төпле белемле белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур. Бу һөнәр ияләренең предприятиенең эш күрсәткечләрен яхшыртуга, рентабельлелекне күтәрүгә юнәлгән эшчәнлек белән шөгыльләнүләре ачыкланды.

Сарман урта мәктәбе укучылары арасында бу һөнәрне сайларга теләүчеләр бар. Гөлнара Галимова аларга киңәшләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев