САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укучылары район үзәк хастаханәсенең баш табибы белән очраштылар

Төрле һөнәр ияләре белән очрашу Сарман урта мәктәбенең традициясенә әйләнде. Эшлекле сишәмбе - шуларның берсе. Бүген табиб булырга хыялланган укучылар Сарман үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдус Шакиров белән очраштылар. Ул, бик теләп, укучыларга медицина хезмәтенең җаваплы, катлаулы, бик кирәкле һөнәр булуы турында сөйләде. Аннан соң ул укучыларны хастаханәнең эш тәртипләре,...

Төрле һөнәр ияләре белән очрашу Сарман урта мәктәбенең традициясенә әйләнде. Эшлекле сишәмбе - шуларның берсе.

Бүген табиб булырга хыялланган укучылар Сарман үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдус Шакиров белән очраштылар. Ул, бик теләп, укучыларга медицина хезмәтенең җаваплы, катлаулы, бик кирәкле һөнәр булуы турында сөйләде. Аннан соң ул укучыларны хастаханәнең эш тәртипләре, соңгы елларда дәвалау өчен кайтарылган заманча медицина җиһазлары белән таныштырды. Баш табиб киләчәген әлеге һөнәр белән бәйләргә теләгән укучыларга үзенең киңәшләрен бирде. Укучылар әңгәмә барышында бик күп яңалыклар белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Табибның җавабы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Табиб һөнәрендә иң мөһиме - сабырлык. Чыннан да, әлеге өлкәдә эшләүче кеше сабыр, көчле рухлы, тәвәккәл булырга тиеш.

Илдус Шакиров белән әңгәмә бик кызыклы, файдалы һәм эчтәлекле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев