САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укучылары кечкенәдән үк проектлар яклыйлар

Узган елны Яр Чаллы шәһәрендә "Мин дөньяны танып беләм" дип исемләнгән 1-4 сыйныф укучыларының эзләнү һәм проект эшләре III Республика конкурсының читтән торып катнашу туры узган иде. Төрле җирдән килгән 240 эшне махсус комиссия тикшерде. Алар арасыннан 145 эшне сайлап алып, авторларын чакырдылар. Анда Сарман урта мәктәбе укучылары да бар...

Узган елны Яр Чаллы шәһәрендә "Мин дөньяны танып беләм" дип исемләнгән 1-4 сыйныф укучыларының эзләнү һәм проект эшләре III Республика конкурсының читтән торып катнашу туры узган иде. Төрле җирдән килгән 240 эшне махсус комиссия тикшерде.

Алар арасыннан 145 эшне сайлап алып, авторларын чакырдылар. Анда Сарман урта мәктәбе укучылары да бар иде: өченче сыйныфтан - Айгөл Сәләхова (укытучысы - Гөлназ Гатина), дүртенче сыйныфтан - Алина Мәхмүтова, Руслан Купаев һәм Радмир Миңнебаев (укытучылары - Нурия Салихова). 25 гыйнварда алар үзләренең эшләрен якладылар. Алинә Мәхмүтова "Дамир Гарифуллин - шигъри дөнья тылсымчысы" дигән эше өчен икенче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде, ә Айгөл Сәләхова, Руслан Купаев һәм Радмир Миңнебаев төрле номинацияләрдә грамоталарга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев