САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбе укучылары имтихан биреп карадылар

Укулар башланганга нибары бер ай үтеп бара, ә Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары узган атна дәвамында имтиханнар биреп карадылар. Унберенчеләр дә, тугызынчылар да мәҗбүри булган рус теле, математика фәннәреннән һәм үзләре сайлаган предметлардан сынау үттеләр. Бу атнада татар теленнән дә белемнәрен сынаячаклар. Әзерлек имтиханнары максималь дәрәҗәдә...

Укулар башланганга нибары бер ай үтеп бара, ә Сарман урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары узган атна дәвамында имтиханнар биреп карадылар. Унберенчеләр дә, тугызынчылар да мәҗбүри булган рус теле, математика фәннәреннән һәм үзләре сайлаган предметлардан сынау үттеләр. Бу атнада татар теленнән дә белемнәрен сынаячаклар.

Әзерлек имтиханнары максималь дәрәҗәдә чын имтиханнарга якынайтылып видеокүзәтү астында үткәрелде. Сынау имтиханнарына укучылар тулы составта һәм ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Шушы көннәрдә укучылар нәтиҗәләрне көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев