САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман сәнгать мәктәбенең «Тамчыкай» вокаль ансамбле икенче урын лауреатлары исеменә лаек булдылар

Җырлы Сарман…Моңлы Сарман… Әйе шул, безнең туган җиребез, сөекле Сарманыбыз нинди генә талантлы композиторлар, язучылар, шагыйрләр, танылган җырчылар бүләк итмәгән! Алар Татарстан, Россия чикләрендә генә билгеле шәхесләр түгел, хәтта чит илләрдә дә татар илен таныткан. Һәм 2018 елнын 15 февралендә үткәрелгән, «Сандугач сайрар илем» балалар иҗатының XXI төбәк фестивалендә Сарман...

Җырлы Сарман…Моңлы Сарман…

Әйе шул, безнең туган җиребез, сөекле Сарманыбыз нинди генә талантлы композиторлар, язучылар, шагыйрләр, танылган җырчылар бүләк итмәгән! Алар Татарстан, Россия чикләрендә генә билгеле шәхесләр түгел, хәтта чит илләрдә дә татар илен таныткан.

Һәм 2018 елнын 15 февралендә үткәрелгән, «Сандугач сайрар илем» балалар иҗатының XXI төбәк фестивалендә Сарман данын «Тамчыкай» вокаль ансамбле яклады. Алар кечкенәләр төркемнәре арасында көч сынаштылар. Әйтергә кирәк елдан ел катнашучылар саны арта, төркемнәр тагын да көчлерәк киләләр.

Әлеге фестивальга беренче тапкыр барулары булса да, «Тамчыкай» сынатмады! Миләүшә Хакимуллина җитәкчелеге астында Сарман сәнгать мәктәбенең «Тамчыкай» вокаль ансамбле 2 нче урын лауреатлары исеменә лаек булдылар. Ансамбльнең алга таба үсешенә, оештыручылар тарафыннан, 6000 сумга сертификат тапшырылды.

Ансамбль оешканга 2 генә ел булса да, алар инде төрле фестиваль-конкурсларда матур гына нәтиҗәләргә ирештеләр: «Бәхет йолдызы». «Первые шаги», «Музыкальный звездопад», «Җырлы-моңлы балачак» телевизион тапшыруында төрле дәрәҗә җиңүчеләр булдылар.

Район күләмендә үткәрелгән мероприятиеләреннән дә читтә калмый, матур җырлары белән тамашачыны сөендерә.

Тәүге җиңү белән канатланып, янәдән яңа көч куәт туплап балалар «Созвездие-йолдызлык» фестивалендә көч сынарга әзерләнә башладык. Кечкенә йолдызчыкларыбызга уңышлар, сәламәтлек һәм яңа үрләр яуларга теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев