САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман “Сандугач” балалар бакчасында “Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды

22 февраль көнне "Сандугач" балалар бакчасында "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" диеп аталган спорт бәйрәме булып узды. Бәйрәмне балалар бакчасының физик үсеш тәрбиячесе Бадретдинова Фәйрүзә Вәдүт кызы оештырды. Бәйрәмдә зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменнән 3 әр гаилә "Комета" һәм "Өч патшалык" командаларына бүленеп көч сынашты. "Туплы хоккей",...

22 февраль көнне "Сандугач" балалар бакчасында "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" диеп аталган спорт бәйрәме булып узды.

Бәйрәмне балалар бакчасының физик үсеш тәрбиячесе Бадретдинова Фәйрүзә Вәдүт кызы оештырды. Бәйрәмдә зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменнән 3 әр гаилә "Комета" һәм "Өч патшалык" командаларына бүленеп көч сынашты. "Туплы хоккей", "Иң матур причёска", "Гаиләне эшкә илтү" - иң кызык ярышлар буларак истә калды. Ике команда да бик җитез, кыю иде.Нәтиҗәдә "Комета" командасы гомуми нәтиҗә буенча алгарак чыкты. Бәйрәм ахырында катнашкан һәр гаиләгә дә истәлекле грамоталар тапшырылды. Бәйрәм балалар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды һәм бик күңелле узды. Балаларга да, әти-әниләргә дә бәйрәм бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев