САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман редакциясе яңа рубрикага рецептлар көтә

Бүген без елга якын барган "Тылсымлы ашъяулык" конкурсына йомгак ясыйбыз. Аның җиңүчесе дип Кәүҗияк авылында яшәүче Лилия Гаязова табылды. Ул үз рецепты буенча торт пешергән һәм аны "Лилия торты" дип атаган иде. Шулай ук билгеле ризыкларга үзләреннән үзгәлек кертүче ике хуҗабикәнең рецептларын билгеләп үтәргә булдык. Алар - Яхшыбай авылыннан Әлфия...

Бүген без елга якын барган "Тылсымлы ашъяулык" конкурсына йомгак ясыйбыз. Аның җиңүчесе дип Кәүҗияк авылында яшәүче Лилия Гаязова табылды. Ул үз рецепты буенча торт пешергән һәм аны "Лилия торты" дип атаган иде. Шулай ук билгеле ризыкларга үзләреннән үзгәлек кертүче ике хуҗабикәнең рецептларын билгеләп үтәргә булдык. Алар - Яхшыбай авылыннан Әлфия Сираева һәм Урта Кәшердән Рәисә Харисова. Сез аларның бишбармак һәм ит бәлеше рецептларын, шулай ук Лилия тортыныкын безнең сайттан таба аласыз.
Ә без газетабызда яңа рубрика ачабыз. Аны "Их, аш исе килә - ашыйсы килә" дип атарга булдык. Бу сүзләрне ишетүгә үк, күз алдына тәмледән-тәмле ризыклар килеп баса, ә инде аш исе дә килсә…
Бүген без Сарманда яшәүче Сәвия Фәретдиновадан чәкчәк рецепты тәкъдим итәбез һәм сездән төрле рецептлар, киңәшләр көтеп калабыз. Хәзер кышка салатлар, кайнатмалар ясау вакыты. Һәркемнең аларны әзерләүнең ниндидер үзе генә белгән ысуллары бардыр, газета укучылар белән дә уртаклашыгыз әле, хөрмәтле дуслар!
Сарман авылында яшәүче Сәвия апа Фәретдинова гомере буе балалар бакчасында пешекче, тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән, биш бала тәрбияләп үстергән. "Элек ашны да мичкә ягып, электр плитәсе ялгап пешерә идек. Дүрттән, биштән торып бакчага барырга, плитәне билгеле бер температурага кадәр җылытырга, иртәнге ашны әзерләргә кирәк. Эшкә киткәнче, үземнең балалар йокыдан торуга, мичкә ягам, өйне җылытып куям, мәктәпкә ашап барсыннар дип, иртүк бәрәңге тәкәсен, дурычмагын, кабартмасын пешерә торган идем", - ди Сәвия апа, элекке чорлар белән бүгенгене чагыштырып. Ул - әле чәкчәк пешерү остасы да. Чәкчәкне туйларга, туган көннәргә, юбилейларга заказга да пешерә. "Бу эшләрдә оныгым Диләрә дә ярдәм итә", - ди Сәвия апа, оныгының бар эшне белеп үсүенә куанып. Икесе пешергән чәкчәк рецептын ул безнең белән дә теләп уртаклашты:
- Чәкчәк күпереп, матур булып пешсен дисәң, йомырканы суыткычның бозлану камерасына ук куярга кирәк. Өшегән йомыркаларны кабыгыннан чистартасың, бераз чәй содасы салып, миксер белән, массасы ике тапкыр зурайганчы, болгатасың. Аннан "Макфа" оны салып, йомшак камыр басасың. Уклау кулланмыйча гына җәеп, табада ризык әйләндерә торган махсус "көрәкчек" белән бер сантиметр киңлегендә "тасма"ларга бүләсең, аннан ул "тасма"ларны бер бармак киңлегендә аркылыга кискәлисең. Иләп алгач, сыек май белән туңмай эретелгән зур гына савытка саласың. Болгата-болгата пешерәсең. Әзер булганын белү өчен, бер төшне алып, тәлинкәгә куеп карыйсың - ул шиңмәскә тиеш. Пешкән төшләрне тишекле чүмечкә аласың, мае саркып беткәч кенә, чиста табакка саласың. Төшне пешереп бетергәннән соң, аерым савытта бал белән шикәр комы кайнатасың. Сулы стаканга калак очы белән тамызып карап, әзерлеген тикшерәсең. Ул җәелеп китмәсә, димәк, балыбыз әзер, дигән сүз. Шуны кайнар килеш пешкән төшләр өстенә агызабыз һәм барысын бергә бутыйбыз. Соңыннан матур итеп тәлинкәгә яки подноска тезәбез, теләгән кеше өстен дә бизи. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев