САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районының Почетлы гражданины Залаков Әнвәр Мәхмүт улы вафат

2018 елның 11 февралендә озакка сузылган каты авырудан соң "Татмелиорация" траст-компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Сарман районының Почетлы гражданины Залаков Әнвәр Мәхмүт улының йөрәге тибүдән туктады. Кайда гына хезмәт куйса да, Әнвәр Мәхмүтовичның гомер юлы җирдән, авыл хуҗалыгыннан аерылгысыз булды. Чын мәгънәсендә җирне яратып, аның кадерен белеп яшәде. Хезмәт...

2018 елның 11 февралендә озакка сузылган каты авырудан соң "Татмелиорация" траст-компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Сарман районының Почетлы гражданины Залаков Әнвәр Мәхмүт улының йөрәге тибүдән туктады.

Кайда гына хезмәт куйса да, Әнвәр Мәхмүтовичның гомер юлы җирдән, авыл хуҗалыгыннан аерылгысыз булды. Чын мәгънәсендә җирне яратып, аның кадерен белеп яшәде. Хезмәт биографиясенең күп өлешен ул агросәнәгать комплексының хәлиткеч тармакларының берсе - республика мелиорация системасын үстерү, тотрыклылыгын тәэмин итүгә багышлады.

1995-1999нчы елларда Әнвәр Залаков Сарман районын җитәкләде.

Ташып торган көчле энергияле, алдына куйган максатны тормышка ашыру өчен бернинди киртәләр алдында да каушап калмый торган корыч ихтыярлы шәхес һәм компетентлы җитәкче буларак Әнвәр Мәхмүтович үзе җитәкчелек иткән дәвердә кыска гына вакыт эчендә районның йөзе тамырдан үзгәрүе, матурлануына, социаль-икътисадый үсештә ирешкән уңышларына зур өлешен кертте.

Районнан китеп, "Татмелиорация" траст-компаниясен җитәкләгән елларда да Әнвәр Мәхмүтович районны онытмады, һәрьяклап кызыксынып, ярдәм күрсәтеп торды.

Республиканың күренекле улы, Сарман районы тарихында мөхтәрәм шәхесләрнең берсе буларак урын алган Залаков Әнвәр Мәхмүт улының якты истәлеге сарманлылар күңелендә мәңге сакланыр.

Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр югалтуны кичерергә Ходай ярдәм һәм сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев