САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында янгыннар саны кимегән

2013 елда Сарман районы территориясендә 22 янгын чыккан, анда 1 кешенең гомере өзелгән. Аларның күпчелеге Сарман авылында һәм Җәлил бистәсендә булган. Янгыннар салган зыян 238 мең тәшкил иткән. Янгыннарның төп сәбәпләре - ут белән саксыз кылану, электр җиһазлары куллану кагыйдәләрен бозу, аларны дөрес көйләмәү. Халыкны кисәтү өчен "Торак-2014" ("Жилище-2014") операцияләре...

2013 елда Сарман районы территориясендә 22 янгын чыккан, анда 1 кешенең гомере өзелгән. Аларның күпчелеге Сарман авылында һәм Җәлил бистәсендә булган. Янгыннар салган зыян 238 мең тәшкил иткән.

Янгыннарның төп сәбәпләре - ут белән саксыз кылану, электр җиһазлары куллану кагыйдәләрен бозу, аларны дөрес көйләмәү.

Халыкны кисәтү өчен "Торак-2014" ("Жилище-2014") операцияләре үткәрелә. Профиклактик төркемнәр халыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын аңлаталар һәм искәрмәләр тараталар. Әлеге эшне Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, участок полицияләре, социаль яклау бүлеге, Сарман газ участогы, янгын бүлеге хезмәткәрләре, ирекле янгын сакчылары, "Нөркәй" янгынга каршы пункт хезмәткәрләре башкаралар.

Моның турында безгә Сарман районында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радик Госманов хәбәр итте.

Сүз уңаеннан

2012 елдан башлап Сарман районында янгыннар һәм анда үлүчеләр саны шактый кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев