САРМАН
  • Рус Тат
  • Сарман районында янгында үлүчеләр саны арткан

    Татарстан Республикасы территориясендә түбән температура тору сәбәпле, янгыннар саны арткан. 2014 елның бер аенда 247 янгын очрагы теркәлгән, аларда 27 кеше һәлак булган, 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Сарман районында начар тенденция күзәтелә: ул янгында үлүчеләр саны арткан 12 район арасына керә (Әгерҗе, Арча, Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән,...

    Татарстан Республикасы территориясендә түбән температура тору сәбәпле, янгыннар саны арткан. 2014 елның бер аенда 247 янгын очрагы теркәлгән, аларда 27 кеше һәлак булган, 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

    Сарман районында начар тенденция күзәтелә: ул янгында үлүчеләр саны арткан 12 район арасына керә (Әгерҗе, Арча, Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары да әлеге аяныч исемлектә).

    Килеп чыккан янгыннарның төп сәбәпләре: электр җиһазларын һәм приборларын, мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз кылану.

    Гади кагыйдәләрне истә тоту да комачауламас: электр приборларын розеткадан шнурыннан тартып алырга, караучысыз калдырырга ярамый. Имгәнгән урыннары булган электр приборларын куллану тыела. Бер розеткага берничә электр приборы кабызырга шулай ук киңәш ителми. Кабызылган электр приборларын ремонтлау, юеш кул белән аларга тотыну катгый рәвештә тыела. Һәм, иң мөһиме: балаларны электр приборларына, розеткаларга якын китермәгез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: