7-8 октябрь көннәрендә Сингапурның мәгариф хезмәткәрләре Җәлил икенче мәктәбендә булып, районның мәгариф хезмәткәрләре өчен укулар үткәргәннәр иде. Ә узган атнда район укытучылары өчен укулар башланып китте. 16-17 октябрь көннәрендә Сарман урта мәктәбендә, 21-22 октябрьдә Сарман гимназиясендә укулар үттеләр. Укытучылар яңа алымнарны бик уңышлы дип саныйлар һәм, әйтүләренчә, тиз арада эштә...
7-8 октябрь көннәрендә Сингапурның мәгариф хезмәткәрләре Җәлил икенче мәктәбендә булып, районның мәгариф хезмәткәрләре өчен укулар үткәргәннәр иде. Ә узган атнда район укытучылары өчен укулар башланып китте. 16-17 октябрь көннәрендә Сарман урта мәктәбендә, 21-22 октябрьдә Сарман гимназиясендә укулар үттеләр. Укытучылар яңа алымнарны бик уңышлы дип саныйлар һәм, әйтүләренчә, тиз арада эштә дә куллана башлыйчаклар.
Әлеге укулар район мәктәпләрендә дәвам итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз