САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында сайлаулар үтте

Бүген, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне узды. Районда 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барлыгы 43 сайлау участогы эшләде, шуларның 6 сы - Әлмәт, Мортамак, Морбаш, Урта Кәшер, Мостафин, Яңа Әхмәт - электрон сайлау участоклары. Аларның барысында да сайлаулар халык активлыгында оешкан...

Бүген, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне узды. Районда 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барлыгы 43 сайлау участогы эшләде, шуларның 6 сы - Әлмәт, Мортамак, Морбаш, Урта Кәшер, Мостафин, Яңа Әхмәт - электрон сайлау участоклары. Аларның барысында да сайлаулар халык активлыгында оешкан төстә үтте. Сайлаучылар өчен участокларда үзешчәннәр концерт куйдылар, коймагы, шашлыгы пеште, сәүдә, чәй эчүләр оештырылды. "Сарман" кинотеатрында өлкәннәр өчен 3D форматында фильм, балаларга мультфильм күрсәтелде.

Район буенча барлыгы 27828 сайлаучы булып, шуларның сайлауда 27457 се катнашты, ягъни 99 процент тәшкил итте. Хәзерге вакытта территориаль сайлау комиссиясендә эшнең кызган чагы. Участок сайлау комиссияләре сайлау нәтиҗәләре буенча исәп-хисап тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев