САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында сайлаулар күмәк рәвештә үтә

Район территориаль сайлау участогыннан алынган мәгълүматларга караганда, районда 10.00 сәгатькә 8374 кеше, ягъни район сайлаучыларының 30 проценты республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашкан. "Россгострах" бинасында урнашкан сайлау комиссиясе рәисе Резедә Вәлиева участокта сайлауларның бердәм рәвештә баруын хәбәр итте. Биредә сайлаучыларны кайнар чәй, коймак белән каршы алалар,...

Район территориаль сайлау участогыннан алынган мәгълүматларга караганда, районда 10.00 сәгатькә 8374 кеше, ягъни район сайлаучыларының 30 проценты республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашкан. "Россгострах" бинасында урнашкан сайлау комиссиясе рәисе Резедә Вәлиева участокта сайлауларның бердәм рәвештә баруын хәбәр итте. Биредә сайлаучыларны кайнар чәй, коймак белән каршы алалар, Сарман сәнгать мәктәбе укучылары концерт куя, сәүдә нокталары эшли. Район үзәгендәге "Сарман" кинотеатрында исә сайлаучылар өчен кино- һәм мультфильмнар күрсәтелә, авылларда да авыл үзешчәннәре сайлаучыларны җыр һәм биюләр белән каршы алалар.
Сарман мәктәбе бинасында урнашкан сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Госманова да сайлауларның күмәк төстә баруын әйтте. Күптән түгел биредә район Башкарма җитәкчесе Фәрит Хөснуллин да булып, сайлауда катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, сайлауларга республика башкаласыннан олы кунак та килде. Суд департаменты җитәкчесе Җәүдәт Салихов сайлауларның барышы белән танышып, Сарман урта мәктәбендә булды, мәктәп эшчәнлеге белән дә танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев