САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында ришвәтчелек юк, диярлек

Бер­ва­кыт Го­мәр хә­ли­фә хө­кү­мәт эш­лә­рен эш­ләп утыр­ган­да, аның яны­на ип­тә­ше Габд­рах­ман ки­лә. Дус­тын күр­гәч, Го­мәр, янып тор­ган шәм­не сүн­де­рә дә, яңа­сын ка­бы­за. Габд­рах­ман, ап­ты­рап: - Әй, мө­сел­ман­нар­ның баш­лы­гы, син ни­гә бер шәм­не сүн­де­реп, икен­че­сен ян­дыр­дың? - Син кил­гән­дә, мин хө­кү­мәт эш­лә­рен эш­ләп уты­ра идем, ә си­нең бе­лән шәх­си эш­ләр ту­рын­да...

Бер­ва­кыт Го­мәр хә­ли­фә хө­кү­мәт эш­лә­рен эш­ләп утыр­ган­да, аның яны­на ип­тә­ше Габд­рах­ман ки­лә. Дус­тын күр­гәч, Го­мәр, янып тор­ган шәм­не сүн­де­рә дә, яңа­сын ка­бы­за. Габд­рах­ман, ап­ты­рап:

- Әй, мө­сел­ман­нар­ның баш­лы­гы, син ни­гә бер шәм­не сүн­де­реп, икен­че­сен ян­дыр­дың?

- Син кил­гән­дә, мин хө­кү­мәт эш­лә­рен эш­ләп уты­ра идем, ә си­нең бе­лән шәх­си эш­ләр ту­рын­да сөй­лә­шә­чәк­мен. Без­нең ара­ла­шу­га хө­кү­мәт тү­ләр­гә ти­еш тү­гел, - дип җа­вап кай­та­ра Го­мәр хә­ли­фә.

Уз­ган ел­ны Рос­си­ядә хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры та­ра­фын­нан риш­вәт­че­лек­кә ка­гы­лыш­лы 39 мең ча­ма­сы җи­на­ять тер­кәл­гән, 11 мең ке­ше җа­вап­ка тар­тыл­ган. Хө­кү­мәт риш­вәт­че­ләр ар­ка­сын­да 21 мил­ли­ард сум­лык зы­ян күр­гән.

Хез­мәт ва­зый­фа­сын­нан фай­да­ла­ну, риш­вәт би­рү, алу, вә­ка­ләт­ләр­дән явыз ни­ят бе­лән фай­да­ла­ну, фи­зик зат­ның, үз фай­да­сы өчен за­кон­га кар­шы ки­леп, ак­ча, кыйм­мәт­ле һәм баш­ка мөл­кәт­ләр­не кул­га тө­ше­рүе - бо­лар ба­ры­сы да риш­вәт­че­лек­кә ке­рә­ләр.

­Сар­ман­да исә 2013 ел­да риш­вәт­че­лек бу­ен­ча бер ге­нә эш куз­гатыл­ган.

Ай­нур Ха­җи­ев, про­ку­рор урынбасары:

- 2008 ел­дан 2012 ел­га ка­дәр ва­зи­фаи зат, үзе­нең вә­ка­ләт­лә­рен­нән фай­да­ла­нып, үзе­нең ка­ра­ма­гын­да бул­ган 47393 сум­лык чит ми­лек­не үз­ләш­те­рә һәм мо­шен­ник­лык юлы бе­лән 25630 сум 74 ти­ен ур­лый. Июль­дә аның эше суд­та ка­ра­лып, суд аңа, 175 мең кү­лә­мен­дә шт­раф түләргә, ди­гән хө­кем ка­ра­ры чы­га­рды.

Кай­сы өл­кә­дә риш­вәт­че­лек күб­рәк оч­рый соң? Моны бе­лер өчен, без "САР­МАН: иң яңа хә­бәр­ләр!" төр­ке­мен­дә со­раш­ты­ру үт­кәр­дек.

А­ның нә­ти­җә­лә­ре тү­бән­дә­ге­чә:

Ю­ХИ­ДИ, по­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре ара­сын­да

29 37.2%

­Та­биб­лар, ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре ара­сын­да

21 26.9%

­Мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре ара­сын­да

7 9%

Ю­га­ры уку йорт­ла­ры пе­да­гог­ла­ры ара­сын­да

9 11.5%

­Хәр­би ко­мис­са­ри­ат хез­мәт­кәр­лә­ре ара­сын­да

2 2.6%

О­еш­ма җи­тәк­че­лә­ре (ди­рек­тор­ла­ры) ара­сын­да

3 3.8%

П­ро­ку­ра­ту­ра хез­мәт­кәр­лә­ре, судь­я­лар ара­сын­да

1 1.3%

­Са­лым­нар өл­кә­се, суд прис­тав­ла­ры хез­мәт­кәр­лә­ре ара­сын­да

1 1.3%

­Пас­порт-ви­за ясау өл­кә­се хез­мәт­кәр­лә­ре ара­сын­да

2 2.6%

Ин­ди­ви­ду­аль тө­зе­леш­кә рөх­сәт би­рү­че тү­рә­ләр ара­сын­да

3 3.8%

Белешмә өчен

Риш­вәт­че­лек оч­рак­ла­ры­на юлык­са­гыз, "кай­нар ли­ни­я" те­ле­фон­на­ры­на шал­ты­ра­та ала­сыз. Сар­ман ра­йо­ны про­ку­ра­ту­ра­сы - 8(85559) 24158, ТР бу­ен­ча Рос­сия Тик­ше­рү ко­ми­те­ты­ның тик­ше­рү ида­рә­се Аз­на­кай ра­йо­на­ра тик­ше­рү бү­ле­ге - 8(85592) 73209. Ге­не­раль про­ку­ра­ту­ра­ның рәс­ми сай­ты­на хат юл­лар­га да мөм­кин - http://genproc.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев