САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында каз өмәләре уза

Без­нең ха­лык го­мер-го­мер­гә иха­та ту­ты­рып, кош-корт, мал-ту­ар ас­ра­ган. Кыр, бак­ча эш­лә­ре тө­гәл­лә­неп, аш­лы­гы, яшел­чә­се, бә­рәң­ге­се ам­бар-ке­ләт­ләр­гә, баз­лар­га сак­лар­га са­лы­нып бет­кәч, җир­ләр ка­ты­рып, кар ят­кач, авыл­да өмә­ләр баш­лан­ган. Каз-үр­дәк өмә­лә­ре, кыш­лау мал су­гы­мы… Алар­ның һәр­кай­сы үзен­чә­лек­ле итеп, ту­ган-ту­ма­ча­ны, күр­ше-кү­лән­не ча­кы­рып үт­кә­рел­гән. Бо­рын­гы­дан кил­гән ма­тур йо­ла бу­лып, алар бү­ген дә күп авыл­ла­ры­быз­да...

Без­нең ха­лык го­мер-го­мер­гә иха­та ту­ты­рып, кош-корт, мал-ту­ар ас­ра­ган. Кыр, бак­ча эш­лә­ре тө­гәл­лә­неп, аш­лы­гы, яшел­чә­се, бә­рәң­ге­се ам­бар-ке­ләт­ләр­гә, баз­лар­га сак­лар­га са­лы­нып бет­кәч, җир­ләр ка­ты­рып, кар ят­кач, авыл­да өмә­ләр баш­лан­ган. Каз-үр­дәк өмә­лә­ре, кыш­лау мал су­гы­мы… Алар­ның һәр­кай­сы үзен­чә­лек­ле итеп, ту­ган-ту­ма­ча­ны, күр­ше-кү­лән­не ча­кы­рып үт­кә­рел­гән. Бо­рын­гы­дан кил­гән ма­тур йо­ла бу­лып, алар бү­ген дә күп авыл­ла­ры­быз­да сак­ла­на.

Ур­та Кә­шер авы­лын­да яшәү­че Фәй­рү­зә Арс­ла­но­ва да күп итеп кош-корт, тер­лек ас­рый. Уз­ган җом­га­да алар­да каз өмә­се үт­те. Күр­ше-ти­рә­лә­ре, дус­ла­ры җы­е­лып, егер­ме­дән ар­тык каз эш­кәрт­те­ләр. Каз­лар йол­кы­нып, эч­лә­ре алы­нып, аяк-баш­ла­ры чис­тар­ты­лып бет­кәч, чис­тар­тыл­ган каз­лар­ны кө­ян­тә баш­ла­ры­на элеп, су бу­е­на - бә­ке­гә юар­га алып төш­те­ләр. Со­ңын­нан каз ма­ен­да пеш­кән тә­бик­мәк бе­лән гөр­лә­шеп чәй эч­те­ләр.

Әле та­гын бер эш кал­ды: кич уты­рып, кау­рый сы­ды­ра­сы һәм кал­ган кау­рый­лар­ны, ки­лә­се ел­га да күп итеп каз үс­те­рер­гә яз­сын дип, су бу­е­на тө­шә тор­ган сук­мак­ка си­бә­се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев