САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман районында иң зәвыклы бакча билгеле булды

Уз­ган ел га­зе­та бит­лә­рен­дә "Иң зә­вык­лы бак­ча" кон­кур­сын игъ­лан ит­кән идек. Ул күп ке­нә га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­ны кы­зык­сын­дыр­ган, ан­да шак­тый ке­ше кат­наш­кан иде. Шун­лык­тан аны бы­ел да дә­вам итәр­гә бул­дык һәм ял­гыш­ма­дык: кон­курс­ка бик күп рә­сем­нәр кил­де. Бак­ча ху­җа­ла­ры­ның һәр­кай­сы без­не ты­рыш­лык­ла­ры, ма­тур­лык­ка ом­ты­лу­ла­ры бе­лән сок­лан­дыр­ды. Лә­кин, кыз­га­ныч, бар­лык кон­кур­сант­лар­га да...

Уз­ган ел га­зе­та бит­лә­рен­дә "Иң зә­вык­лы бак­ча" кон­кур­сын игъ­лан ит­кән идек. Ул күп ке­нә га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­ны кы­зык­сын­дыр­ган, ан­да шак­тый ке­ше кат­наш­кан иде. Шун­лык­тан аны бы­ел да дә­вам итәр­гә бул­дык һәм ял­гыш­ма­дык: кон­курс­ка бик күп рә­сем­нәр кил­де. Бак­ча ху­җа­ла­ры­ның һәр­кай­сы без­не ты­рыш­лык­ла­ры, ма­тур­лык­ка ом­ты­лу­ла­ры бе­лән сок­лан­дыр­ды. Лә­кин, кыз­га­ныч, бар­лык кон­кур­сант­лар­га да бе­рен­че­лек­не би­реп бул­мый. Бу юлы I урын­га - Сар­ман­нан Тать­я­на һәм Гө­лүс Га­ри­пов­лар, II урын­га - Ве­не­ра һәм Нә­җип Ха­җи­ев­лар (Сар­ман), III урын­га ике бакча - Алек­санд­ров­ка­дан Рә­зи­мә һәм Яхъя Фәс­хет­ди­нов­ларныкы белән Урта Кәшердән Рәйсә һәм Айдар Харисовларныкы ла­ек, дип та­был­ды. Ә та­ма­ша­чы­лар иң күп та­выш­ла­рын Сар­ман­да яшәү­че Сә­вия һәм Фа­зыл Хә­ки­мул­лин­нар бак­ча­сы өчен бир­де­ләр. Җиңүчеләр махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

Бо­лар бе­лән бер­рәт­тән кон­курс­та икен­че ел кат­на­шу­чы, уз­ган ел I урын­га ла­ек бул­ган Ру­зи­лә һәм Ра­фаэль Шәй­гал­лә­мов­лар­га (Кол­мәт) туг­ры­лык­ла­ры өчен рәх­мәт бел­де­рә­без. Әл­бәт­тә, алар­ның бак­ча­сы бу юлы да игъ­ти­бар­га бик ла­ек иде. Шу­лай ук Күк­тау авы­лын­нан Вә­си­лә һәм До­фак Фа­зул­лин­нар­ны, Сар­ман­нан Зи­лә һәм Вә­сим Рә­хи­мов­лар­ны, На­илә һәм Тәлгать Са­би­ров­лар­ны билгеләп үтәсе килә. Аларга да махсус бүләкләр булачак.

Без бар­лык кат­на­шу­чы­лар­га зур рәх­мә­те­без­не җит­ке­рә­без. Ки­лә­чәк­тә дә бер­гә бу­лыйк, хөр­мәт­ле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев