САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районында чын дуслар бер-берсен котлыйлар

Халык әйтемнәре арасында дуслык турындагылар бик күп. "Дус аткан таш баш ярмый", "Дус үләр, дуслык үлмәс", "Һәммәдән кадерле нәрсә - дус" һәм башкалар. Ни өчен без сүзне моннан башладык диярсез? Түбәндә язылганнарны укысагыз, барысын да аңларсыз. 9 июнь - Халыкара дуслар көне. Ул, нәрсәгә булса да карамастан, дусларга аларның безнең...

Халык әйтемнәре арасында дуслык турындагылар бик күп. "Дус аткан таш баш ярмый", "Дус үләр, дуслык үлмәс", "Һәммәдән кадерле нәрсә - дус" һәм башкалар. Ни өчен без сүзне моннан башладык диярсез? Түбәндә язылганнарны укысагыз, барысын да аңларсыз.

9 июнь - Халыкара дуслар көне. Ул, нәрсәгә булса да карамастан, дусларга аларның безнең өчен нинди мөһим булулары турында искәртергә үткәрелә. Кемнәрдер өчен бу бәйрәм күптән элемтәдә булмаган дуслары белән аралашуны яңартырга, бергә җыелышып, истәлекләр белән уртаклашырга ярдәм итә.

Без сезне бу бәйрәм белән котлыйбыз, чын, тугры дусларыгыз булуын телибез!

Тагын бер кат әйтемнәргә кайтабыз: ә сез дуслык белән бәйле булган мәкальләр беләсезме? Үзегезнең вариантларны шушы яңалык астында комментарий итеп калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев