САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районы яшьләре бизнес-план төзү серләренә төшенә алалар

Сез яшь, инициативалы һәм күптәннән үз эшегезне ачырга хыялланысыз, идеяларыгыз күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме? Димәк, сезгә Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укуларга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, интернет һәм теләк кенә кирәк. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрләккә беренче адымнарын гына ясый...

Сез яшь, инициативалы һәм күптәннән үз эшегезне ачырга хыялланысыз, идеяларыгыз күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме? Димәк, сезгә Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укуларга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, интернет һәм теләк кенә кирәк. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрләккә беренче адымнарын гына ясый башлаган яшьләр бизнес-план төзү серләренә төшенәчәк. Программа кысаларында бизнес-планның методлары, аны чынга ашыру этаплары белән тәфсилләп танышырсыз. Монардан тыш, программаның экспертлары белән үзегезнең идеягызга нигезләнеп, киләчәк бизнесыгызның планын төзи алу мөмкинлегенә ирешәчәксез.

Укуда Татарстан Республикасының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 18-35 яшьтә булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала.

Реклама

Катнашу өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы онлайн-форманы 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Ашыгыгыз! Урыннар чикле. Хыялыгызны якынайтуга беренче адымны бүген ясагыз!

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 (843) 221-75-97 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X