САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман районы ветераннары Җиңү көне уңаеннан түләүсез шалтырату ясый алалар

9 Май бәйрәме алдыннан ветераннар өчен махсус тарифлар кертелгән. 7 майдан 9 майда 23:59 сәгатькә кадәр "Ростелеком" җәмгыяте Бөек Ватан сугышында катнашучыларга җирле номерларга гына түгел, шәһәрара, Бәйсез дәүләтләр дуслыгы (СНГ) илләренә, Балтия илләренә, Грузиягә, Абхазиягә һәм Көньяк Осетиягә шалтыратуны түләүсез итә. Тик шалтыратуларның гомуми озынлыгы бер сәгатьтән артмаска тиеш....

9 Май бәйрәме алдыннан ветераннар өчен махсус тарифлар кертелгән. 7 майдан 9 майда 23:59 сәгатькә кадәр "Ростелеком" җәмгыяте Бөек Ватан сугышында катнашучыларга җирле номерларга гына түгел, шәһәрара, Бәйсез дәүләтләр дуслыгы (СНГ) илләренә, Балтия илләренә, Грузиягә, Абхазиягә һәм Көньяк Осетиягә шалтыратуны түләүсез итә. Тик шалтыратуларның гомуми озынлыгы бер сәгатьтән артмаска тиеш. Бу хезмәтне кулланыр өчен ветераннар өй телефоны урнашкан адрес буенча теркәлгән булырга тиешләр.

Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары түләүсез телеграммалар җибәрә алалар. Сөйләшү пунктларыннан түләүсез шалтырату һәм телеграмма җибәрү өчен аларга таныклык күрсәтү җитә.

Кәрәзле телефон операторлары да катнашсыз калмадылар. Бер оператор керткән тариф буенча бер "җирле регион" абонентлары түләүсез сөйләшә алалар. Икенчесе "Бөек Ватан сугышы ветераны" ("Ветеран ВОВ") дигән пакет тәкъдим итә. Әлеге тариф эчендә "җирле регион"да 300 минут түләүсез шалтыратып була.

Шулай ук укыгыз:

Сарманлылар ветераннарга рәхмәтләрен белдерә алалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев