САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районы мәктәпләре укытучыларының методик берләшмә утырышлары башланды

Бу утырышларда мөгаллимнәр уку-укыту проблемалары турында уртага салып сөйләшәләр, яңа уку елына эш юнәлешләрен билгелиләр, программалар, эш планнары турында фикер алышалар, тәҗрибә белән уртаклашалар. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мондый утырышы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче беренче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды һәм аны милли мәгариф бүлеген җитәкләүче...

Бу утырышларда мөгаллимнәр уку-укыту проблемалары турында уртага салып сөйләшәләр, яңа уку елына эш юнәлешләрен билгелиләр, программалар, эш планнары турында фикер алышалар, тәҗрибә белән уртаклашалар.

Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мондый утырышы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче беренче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды һәм аны милли мәгариф бүлеген җитәкләүче методист Гүзәл Ринат кызы Шәйхразыева ачып җибәрде. Ул сүзен якты йөз белән каршы алган хуҗаларга, утырышны оештырган район методик берләшмәсе җитәкчесе Ландыш Камил кызы Шәйдуллинага рәхмәтен җиткерүдән башлады. "Компетентлы укытучыдан - компетентлы укучыга" дип аталган бу утырыш яңа уку елына этәргеч бирерлек итеп үткәрелде һәм бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итте.

Бу утырышта укытучылар алда торган иң киске проблемалар турында фикер алыштылар. Иң беренчесе - бүгенге дәрескә булган таләпләр. Укытучыдан иң элек дәрес үткәрә белү таләп ителә . Икенче проблема - укучыларның белемнәрен тикшеренүнең яңа формасы, аңа әзерлек мәсьәләләре. Мөгаллимнәр бу проблемаларны чишү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яңалыкка омтылып эшләгән коллегаларының сайтлары, информацион технологияләр, фәнне укытудагы яңа мөмкинлекләр турында сөйләделәр.

Бу мәгълүматларны без икенче санлы Җәлил мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Борһановадан алдык.

Шуны да әйтеп китергә кирәк: мондый утырышлар башка фәннәр буенча да планлаштырыла.

Утырышның пленар өлеше 28 августта Сарман авылы мәдәният йортында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев