САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районы мәктәпләре укучылары үзләрен сынап карыйлар

Бүген Сарман урта һәм беренче санлы Җәлил мәктәпләрендә тугызынчы сыйныфлар өчен сынау дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм унберенче сыйныфлар өчен сынау бердәм дәүләт имтиханы үтә. Тугызынчы сыйныфлар рус теле һәм математика буенча үзләрен сынап карасалар, унберенче сыйныфлар үзләре сайлаган имтиханны биреп карыйлар. - Сарман урта мәктәбендә, шушы мәктәп укучыларыннан тыш, Сарман...

Бүген Сарман урта һәм беренче санлы Җәлил мәктәпләрендә тугызынчы сыйныфлар өчен сынау дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм унберенче сыйныфлар өчен сынау бердәм дәүләт имтиханы үтә. Тугызынчы сыйныфлар рус теле һәм математика буенча үзләрен сынап карасалар, унберенче сыйныфлар үзләре сайлаган имтиханны биреп карыйлар.

- Сарман урта мәктәбендә, шушы мәктәп укучыларыннан тыш, Сарман гимназиясе һәм, Александровка белән Иске Минзәләбаш мәктәпләреннән кала, барлык авыл мәктәпләре укучылары бүген үзләрен сынап карыйлар. Югарыда әйтеп үтелгән ике авыл мәктәбе укучылары Җәлил мәктәпләре белән бергә бистәнең беренче санлы мәктәбендә сынау дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханы бирәләр. 21 һәм 24 март көннәрендә Җәлил гимназиясендә унберенче сыйныфлар түләүсез сынау бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри рәвештә бирәчәкләр.

Реклама

Үзгәрешләргә килгәндә, бердәм дәүләт имтиханында һәрбер аудиториягә камера куелачак, барысы да металл эзләү приборы аркылы үтәчәкләр. Фәннәр буенча рәсми үзгәрешләр юк, - дип хәбәр итте бердәм дәүләт имтиханы үткәрү пункты җитәкчесе Гүзәл Шәйхразиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X