САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарман районы мәдәният бүлегендә еллык бурычлар куелды

Мә­дә­ни­ят­не үс­те­рү, мә­дә­ни-та­ри­хи ми­рас­ны сак­лау мәсь­ә­лә­лә­ре­нә киң җә­мә­гать­че­лек игъ­ти­ба­рын җә­леп итү мак­са­тын­нан, 2014 ел Мә­дәни­ят елы дип игъ­лан ител­де. Ра­йон­да бу ел­да нин­ди эш­ләр план­лаш­ты­ры­ла, ан­нан ни­ләр көтә­ләр? Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның мә­дә­ни­ят бү­ле­ге җи­тәк­че­се Гөл­наз Ла­тый­по­ва бе­лән әң­гә­мә­без - шу­лар ха­кын­да. - Гөл­наз Гө­лү­сов­на, мә­дә­ни­ят дәү­ләт­че­лек­не сак­лау­да, ха­лык­ның мил­ли үза­ңын бул­ды­ру­да...

Мә­дә­ни­ят­не үс­те­рү, мә­дә­ни-та­ри­хи ми­рас­ны сак­лау мәсь­ә­лә­лә­ре­нә киң җә­мә­гать­че­лек игъ­ти­ба­рын җә­леп итү мак­са­тын­нан, 2014 ел Мә­дәни­ят елы дип игъ­лан ител­де. Ра­йон­да бу ел­да нин­ди эш­ләр план­лаш­ты­ры­ла, ан­нан ни­ләр көтә­ләр? Баш­кар­ма ко­ми­тет­ның мә­дә­ни­ят бү­ле­ге җи­тәк­че­се Гөл­наз Ла­тый­по­ва бе­лән әң­гә­мә­без - шу­лар ха­кын­да.

- Гөл­наз Гө­лү­сов­на, мә­дә­ни­ят дәү­ләт­че­лек­не сак­лау­да, ха­лык­ның мил­ли үза­ңын бул­ды­ру­да хә­лит­кеч роль уй­ный. Сез, ра­йон­да мә­дә­ни­ят­кә игъ­ти­бар җи­тәр­лек, дип уй­лы­йсыз­мы?

- Ра­йон хал­кы­на ил­ле мә­дә­ни-кү­ңел ачу уч­реж­де­ни­е­се хез­мәт күр­сә­тә. Шу­лай ук ки­тап­ха­нә­ләр, му­зей, ки­но­те­атр­лар бар. Ба­ла­лар­га өс­тә­мә бе­лем би­рү­че өч уч­реж­де­ние дә шу­шы юнә­леш­тә эш­ли. Бил­ге­ле, мә­дә­ни­ят учак­ла­ры­ның ба­ры­сы да үз ва­зи­фа­ла­рын җи­ре­нә җит­ке­реп үти, дию дө­рес үк бу­лып бет­мәс, тик ан­дый­лар аз­чы­лык­ны тәш­кил итә. Соң­гы ел­лар­да төр­ле иҗат бәй­ге­лә­рен­дә кат­на­шып, лау­ре­ат, дип­ло­мант исем­нә­рен алу, грант­лар оту ра­йон­да мә­дә­ни­ят-сән­гать­кә га­шыйк­лар, үз эш­лә­ре­нең ос­та­ла­ры күп бу­лу ту­рын­да сөй­ли. Бы­ел­гы ел­ның Мә­дә­ни­ят елы дип игъ­лан ите­лүе бу өл­кә­дә эш­ләү­че­ләр­гә өс­тә­мә сти­мул­лар би­рер, ә ра­йон­даш­лар­ның мә­дә­ни­ят­кә тар­ты­лу­ын кө­чәй­тер, дип ыша­на­быз. Мә­дә­ни­ят­ле ха­лык, чын­нан да, көч­ле дәү­ләт­ле ха­лык ул.

- Бы­ел­га нин­ди эш­ләр план­лаш­ты­рыл­ды, нин­ди уй-хы­ял­лар бе­лән йө­ри­сез?

- Иң элек рес­пуб­ли­ка­да 2014-2020 ел­лар­га мә­дә­ни­ят­не үс­те­рү­нең дәү­ләт прог­рам­ма­сы рас­ла­ну­ын әй­тер­гә ки­рәк. Мон­дый озак срок­лы прог­рам­ма­лар­ның әле бул­га­ны юк иде. Бу - без­нең өчен бик ку­а­ныч­лы. Ул ха­лык­ның мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә­ге бар­лык их­ты­яҗ­ла­рын ка­нә­гать­лән­де­рү­не күз­дә то­та. Шу­лай ук мә­дә­ни­ят, сән­гать һәм ки­не­ма­тог­ра­фия уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нең без­не ге­нә тү­гел, чит­тән кил­гән ку­нак­лар­ны да җә­леп итәр­лек дә­рә­җә­дә бу­лу­ы­на ире­шү мак­сат итеп ку­е­ла. Мә­дә­ни­ят елын уз­ды­ру пла­ны да шу­шы прог­рам­ма­дан чы­гып эш­лән­де.

Күпфунк­ци­я­ле мә­дә­ни­ят учак­ла­рын тө­зү прог­рам­ма­сы дә­вам ит­те­ре­лә. Әле Яңа ел ал­дын­нан гы­на Мор­тыш­баш авы­лын­да шун­дый би­на фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ган иде, бы­ел мон­дый шат­лык­лы ва­кый­га Өчөй­ле Сак­лау авы­лы хал­кын кө­тә. Ур­та Кә­шер, Са­рай­лы авыл­ла­рын­да­гы мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры­ның тү­бә­лә­ре ре­мон­ты план­га кер­тел­де, Җә­лил бис­тә­сен­дә ки­но­те­атр­га ка­пи­таль ре­монт яса­ла­чак.

- Мә­дә­ни­ят елы­на ба­гыш­лан­ган ча­ра­лар пла­ны­на да тук­тал­са­гыз иде.

- Ин­де шу­шы көн­нәр­дә үк гар­мун­чы­лар һәм ха­лык уен ко­рал­ла­рын­да уй­нау­чы­лар­ның "Бас гар­мун тел­лә­ре­нә" дип исем­лән­гән бәй­ге­се­нең зо­на тур­ла­ры баш­ла­на. Ян­варь­ның 24ен­дә ул - Сак­лау­баш зо­на­сын­да, 25ен­дә - Ис­ке Мин­зә­лә­баш, 26сын­да Пет­ров­ка За­вод­та уза­чак, йом­гак­лау кон­цер­ты 29 ян­варь­да Сар­ман­да бу­ла. Авыл мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры һәм клуб­ла­ры кар­шын­да эш­ләү­че үзеш­чән те­атр кол­лек­тив­ла­ры­ның тра­ди­ци­он ра­йон бәй­ге­се дә дә­вам ит­те­ре­лә­чәк. Фев­раль­дә Чук­мар­лы, Ка­ра­шай Сак­лау һәм Алек­санд­ров­ка авыл­ла­ры үзеш­чән­нә­ре бе­лән "Җыр­лыйк әле" бәй­ге­сен үт­кә­рү­не план­лаш­тыр­дык.

Мә­дә­ни тра­ди­ци­я­лә­ре­без­не үс­те­рү һәм по­пу­ляр­лаш­ты­ру, яшь бу­ын­да сән­гать­ле­лек һәм зә­вык­лы­лык тәр­би­я­ләү, сә­ләт­ле ба­ла­лар­ның иҗа­ди үсе­ше­нә юл ачу мак­са­тын­нан, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на йө­рү­че­ләр­нең һәм ке­че яшь­тә­ге мәк­тәп уку­чы­ла­ры­ның "Шәп егет", "Нә­ни чи­бәр" бәй­ге­лә­ре үт­кә­ре­лә­чәк. "Җыр­лы ба­ла­чак илен­дә" V ра­йон җыр бәй­ге­се уз­ды­ры­ла­чак. Зөһ­рә Сә­хә­би­е­ва исе­мен­дә­ге Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Хәй­дәр Бе­ги­чев ис­тә­ле­ге­нә ба­гыш­лан­ган II яшь җыр­чы­лар һәм фольк­лор баш­ка­ру­чы­лар фес­ти­ва­ле дә кө­тә без­не бы­ел. Җә­лил бис­тә­сен­дә Ша­ян­нар һәм тап­кыр­лар клу­бы­ның зо­на уен­на­ры уз­ды­ры­ла­чак. Кон­церт­лар, күр­гәз­мә­ләр, кыс­ка­сы, һә­вәс­кәр­ләр­нең дә, та­ма­ша­чы­ның да зә­вы­гын ка­нә­гать­лән­де­рер­дәй ча­ра­лар җи­тәр­лек бу­ла­чак.

- Мә­дә­ни­ят хез­мәт­кәр­лә­ре­нең хез­мә­те­нә тү­ләү­дә үз­гә­реш­ләр кө­те­лә­ме? Алар­ны кы­зык­сын­ды­ру ча­ра­ла­ры ка­ра­ла­мы?

- Ел дә­ва­мын­да эш­нең нә­ти­җә­ле­ле­ге­нә ка­рап тү­ләү сис­те­ма­сы кер­те­лә­чәк, хез­мәт­кә тү­ләү­нең нор­ма­тив ба­за­сы ка­мил­ләш­те­ре­лә­чәк. Шу­лай ук мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­рен ак­ча­ла­та бү­ләк­ләү, алар­га, хез­мәт­кәр­ләр­гә грант­лар би­рү сис­те­ма­сы та­гын да ка­мил­ләш­те­ре­лә­чәк. Уз­ган ел­да без ту­гыз грант от­тык. Алар ара­сын­да ае­рым хез­мәт­кәр­ләр дә, уч­реж­де­ни­е­ләр дә бар. Ра­йон кү­лә­мен­дә иң ях­шы мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре дә бил­ге­лә­нә­чәк.

- Гөл­наз Гө­лү­сов­на, әң­гә­мә­гез өчен зур рәх­мәт. Сез атап кит­кән бар­лык бу ча­ра­лар­ны, эш­ләр­не тор­мыш­ка ашы­ру­да уңыш­лар юл­даш бул­сын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев