САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман район үзәк китапханәсе студентлар өчен "Яшүсмер һәм канун" дигән кичә үткәрде

Яшьләргә хокукый үзаң тәрбияләү, хокук буенча белемнәрне күтәрү, илнең сәяси тормышында, сайлауда актив катнашырга өндәү максатыннан район үзәк китапханәсе Сарман аграр көллияте студентлары өчен "Яшүсмер һәм канун" дип исемләнгән кичә үткәрде. Белгәнебезчә, 2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Сайлау кампаниясының әһәмияте, уздыру тәртипләре, быелгы сайлауларның...

Яшьләргә хокукый үзаң тәрбияләү, хокук буенча белемнәрне күтәрү, илнең сәяси тормышында, сайлауда актив катнашырга өндәү максатыннан район үзәк китапханәсе Сарман аграр көллияте студентлары өчен "Яшүсмер һәм канун" дип исемләнгән кичә үткәрде. Белгәнебезчә, 2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Сайлау кампаниясының әһәмияте, уздыру тәртипләре, быелгы сайлауларның үзенчәлекләре турында Сарман территориаль сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Сафина аңлатты. Китапханәчеләр тарафыннан студентларга "Киләчәкне бергә төзибез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм аларның белемнәрен тикшерү максатыннан викторина үткәрелде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X